Татарстанның йөз мәктәбендә регби дәресләре керә башлаячак

Быел Татарстанның йөз мәктәбендә регби дәресләрен кертергә җыеналар. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов әйтте.

– Казанның “Стрела” клубы үсештә булу бер хәл, без балалар һәм үсмерләр спорты белән дә шөгыльләнәбез. Быел мәктәпләрдә регби дәресләрен башлап җибәрергә планлаштырабыз. Билгеле булганча, бездә мәктәп волейбол лигасы бар, мәктәпләрдә бокс буенча да эшлибез. Монысы да шуларга охшаш булачак. Без студентларның регби лигасын төзедек, турнир уздырабыз. Анда ел саен күбрәк команда катнаша, – диде министр “Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда.

Владимир Леонов әйтүенчә, балалар “Стрела” командасыннан үрнәк ала.
– Безнең партнерларга һәм клубның иганәчеләренә зур рәхмәт, чөнки хәзер мондый социаль бурычларны үтәү җиңел түгел. Ә алар үти. Команда чемпионат лидерларының берсе булып тора. Әмма без “Стрела”ның алардан берсе түгел, ә лидер булуын телибез, – диде Леонов. – Команда алга барсын һәм нәтиҗәгә ирешсен өчен барлык шартлар да бар. Спорт спорт инде ул, әмма барысы да яхшы булыр һәм команда сезонның калган өлешендә яхшы нәтиҗә күрсәтер өметләнәбез.

Казанның “Стрела” командасы Россия премьер-лигасында беренче елын чыгыш ясый. Даими беренчелектә якташларыбыз алтынчы урынны алды. Чирекфиналда “Стрела” Красноярскиның Енисей командасына каршы уйный. Казандагы матч 16 апрель көнне “Тулпар” стадионында узачак.


Фикер өстәү