2024 елда Федераль Сабантуй Кырымда уздырылачак

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Кырым Республикасына эш сәфәре кысаларында республика башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Очрашуда Кырым Республикасы территориясендә 2024 елда Федераль Сабантуйны уздыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Сергей Аксенов Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәтергә тырышачагын әйтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда алар Кырымда татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алышты.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы ел саен Россия Федераль округларында татар иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән округ утырышлары уздыра. 2022 елда Кырымда Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар активын җыярга теләк белдерүен әйтте, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү