Офис хезмәткәрләре битлекләрне кайчан салачагын әйткәннәр

Эпидемиолог фикеренчә, барлык хезмәткәрләр коронавирустан прививка ясаткач яки чирне кичергәч кенә саклану чаралары куллану мәҗбүрилеге бетәчәк.

Офисларда битлек режимын бетерү турында карар илдәге гомуми эпидемиологик хәлдән чыгып кабул ителәчәк. Әмма хәзер халык санитария инструкцияләрен үтәүне дәвам итсә,  бу эшне тизләтергә мөмкин. Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты бүлек мөдире Вадим Покровский шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, хезмәткәрләрнең барысы да коронавирустан прививка ясаткан яки авыруны кичергән очракта гына офисларда битлекне салу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлегә исә вирустан битлекләр киеп саклану һәм офис бүлмәсен даими җилләтеп тору шарт, чөнки нәкъ менә ябык бүлмәләрдә чир йоктыру куркынычы зур.

– Эпидемиянең әле бетмәвен онытмаска кирәк, хәзер узган елның чагыштырмача “тыныч” җәйге чорындагыга караганда чирләүчеләр саны күбрәк. Чир теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта көчәергә мөмкин, – дип басым ясап әйткән Покровский.


Фикер өстәү