Аз керемлеләргә байлар хисабына электр утына ташлама кертергә җыеналар

Ил президентына электр энергетикасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә шундый тәкъдим белән чыгарга җыеналар.

Россиядә аз керемле гаиләләргә электр энергиясенә түләү буенча өстәмә ташламалар кертелергә мөмкин. Зур керемле кешеләргә тарифларны арттыру хисабына бу мәсьәләне хәл кылуны тәкъдим иткәннәр.

Россия Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясе киңәшмәсе беркетмәсендә бу җәһәттән тиешле тәкъдим урын алган. Халыкның аз якланылулы катлауларына адреслы ярдәм турында сүз. Аерым алганда, байлар өчен тарифны арттырып, аз керемле кешеләргә тарифларны субсидияләү тәкъдим ителә.

Тәкъдим электр энергетикасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ил Президентына тәкъдим ителәчәк.

Хәзерге вакытта халык өчен электр энергиясенә тарифларны дәүләт җайга сала, ә ресурслар белән тәэмин итүчеләр бизнеска тарифларны арттыру хисабына үзләренең чыгымнарын каплый. Бу зур йөк бизнеска үсәргә комачаулый. Шуңа күрә, энергетиклар фикеренчә, аңа ашыгыч төстә алмаш эзләп табарга кирәк.


Фикер өстәү