Рамазан ае алдыннан Диния нәзарәте сайтында файдалы сәхифә эшли башлады

Рамазан ае алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2021: төп сораулар» дигән сәхифәсе барлыкка килде.

Анда Рамазан аен үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкин. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2021 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр турында актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыруга һәм үткәрүгә өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Файдалы сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыланнып торачак.


Фикер өстәү