Бүген Казан мэры Илсур Метшин Instagramда туры эфирда халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк.
Казан халкы белән онлайн-очрашу бүген 14:00дә мэрия аккаунтында була.
Сүз уңаеннан: моңа кадәр шәһәр башлыгы социаль челтәрләрдә 2020 елда башкарылган эшләр буенча видеоролик форматында хисап тоткан иде. Әлеге роликлар белән Казан мэриясенең YouTube-каналында танышырга мөмкин.