Татарстанда бер хатын 20 ел көткәннән соң ике бәби тапкан

Республика клиник хастаханәсендә 40 яшьлек хатын-кыз белән булган гаҗәеп очрак турында сөйләделәр.

Рамилә беренче улын 1998 елда таба. Малай бераз үсеп, ныгыганнан соң, алар ире белән икенче бәби алып кайтырга җыеналар. Еллар уза, тик Рамилә балага уза алмый. Күп төрле тикшеренүләр үткәннән соң аңа «бала тудыруга сәләтсез» дигән диагноз куялар.

Әмма гаилә өметен җуймый, 2015 елда алар ЭКО ясату өчен чиратка басалар.

2019 елда аларның уллары өйләнергә җыена. Рамилә ире белән киңәшеп, «хәзер инде оныклар көтәргә генә кала» дигән фикергә килеп, ЭКО ясатмаска булалар һәм квотадан баш тарталар.

Бу хәлләрдән соң озак та үтми Рамилә үзенең авырлы икәнен белеп ала. Аларның күптән көткән искиткеч кызлары туа. Ә 10 айдан соң Рамилә тагын бәбигә уза һәм тагын — кыз! Кызларның икесе дә сау-сәламәт булып туган.


Фикер өстәү