Иҗтимагый палатада идарәче оешмалар белән берлектә эшләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрелә

9 апрель көнне 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында (адресы: Казан ш., Батурин ур., 7нче йорт., 136нчы бүлмә), Иҗтимагый палатаның Җәмәгатьчелек контрольлеге комиссиясе эш планын үтәү йөзеннән, идарәче оешмалар белән берлектә эшләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрелә.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен шулай ук 2021 елның 9 апреленә кадәр Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша һәм, кабул итү көнендә, 13.00дән 15.00 сәгатькәчә, “кайнар линия” телефоны (8(800)350-44-72)  аша да тапшырырга мөмкин.

Кабул итүдә Татарстан Дәүләт торак инспекциясе, Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты белгечләренең катнашуы күздә тотыла.


Фикер өстәү