Татарстан Эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәткәре гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтен тикшерә.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Островский урамында Hyundai һәм Mitsubishi автомобильләре бәрелешеп, икенче машинада утыручы 5 кеше хастаханәгә озатылган.
Ә Hyundai машинасы белән идарә итүче һәлакәт урыныннан качып, аны эзләү башланган иде. Тикшерү барышында әлеге машина йөртүченең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре булуы мәгълүм булды.
Гаепле полиция хезмәткәрен эшеннән җибәрү турында карар чыгарган һәм әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.