Рөстәм Миңнеханов: “Кешеләр килгән, проектлары көчле, безнең тарафтан кызыксыну гына кирәк”

Башкалада 7–8 апрельдә Россия венчур форумы үтте.  «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 3 меңнән артык катнашучы, 200гә якын Россия һәм халыкара инвестор җыелды. Быел форумның юбилей елы – ул 15 нче тапкыр оештырыла.

Төп чаралар 8 апрельгә туры килде. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул катнашучыларны өч телдә сәламләп:

–  Пандемия безне аерып торды, аралашу сагындырган. Россия венчур форумы яңа проектларны күрү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек бирә, – диде.

Венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен, юбилей форумы идеяле кешеләрне берләштерә, дип белдерде.

– Моннан 15 ел элек, беренче форум узганда, инвесторларны аңлап та булмый, «стартап» сүзе дә чит тоела иде. Дөньяны үзгәртү теләге белән янган кешеләрне берләштерә бу мәйдан. Инвесторлар да, яңа проект башлангычлары да бер-берсен табар, Татарстанны лидерлар рәтенә чыгарыр дип ышанам, – диде ул.

«Сколково» фонды рәисе Аркадий Дворкович әйтүенчә, әле күптән түгел генә «Казан Экспо»да эшче һөнәрләр чемпионаты булды, инде менә хәзер венчур инвестицияләре турында фикер алышалар. «Югалту куркынычы булган зур проектларга инвестицияләр кертү кирәк дип сөйләшәбез. Бу юкка түгел. Киләчәкнең нинди буласын белмибез. Шуңа да курыкмаска, акыл белән эш итәргә кирәк», – диде ул.

Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов әйтүенчә, 500 кешедән башланган чара хәзер меңнән артык кешене җәлеп итәргә сәләтле. «Хәзерге вакытта бу форум – технологияләр, инвестицияләр өлкәсе белгечләре җыела торган иң яхшы һәм профессиональ мәйданчык», – дип саный ул.

Быел форумда катнашу өчен 349 проект гариза тапшырган, шуларның 52сен сайлап алганнар. Күпләр инде инвестицияләргә һәм үз бизнесын зурайтырга да әзер. Пленар утырыш алдыннан чара кунаклары күргәзмәдәге проектлар белән дә танышып чыкты.

Россияне, гомумән, бөтен дөньяны, икътисади һәм социаль үсеш моделен яңадан карарга мәҗбүр иткән, венчур индустриянең урынын билгеләгән яңа чор килә. Һичшиксез, алдагы дистә ел турында сөйләшү – чараның үзәк темасы булачак дигән иде Айнур Әйделдинов. Пленар утырышта сүз киләчәк унъеллык хакында барды.

– Чакырып кунагың килмәсә, нәрсә була инде? Начар була бит! Шуңа да бу чарага килгәннәргә рәхмәт әйтәм. Катлаулырак чорда яшибез. Болай җыелып очраша алгач, әйбәт ул. Бу – бик мөһим. Мондый чаралар оештыру өчен мәйданнарыбыз да бар. Тәкъдим ителгән проектлар да кызыклы. Министрлыкларга, ведомстволарга бурыч куям – кайбер проектларга ярдәм итәргә кирәк. Аларның күбесеннән файдаланырга була. Мин проектларны карап барам, минем ярдәмчеләр, кайбер министрлар читтә йөри. Нигә кызыксынмыйлар икән? Миңа гына кызык, аларга юкмы? Кешеләр килгән, проектлары көчле, безнең тарафтан кызыксыну гына кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов пленар утырышны йомгаклап.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү