Республика бюджетының һәр өченче сумы балалы гаиләләргә ярдәмгә тотыла

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова балалы гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары һәм законга кертелгән кайбер үзгәрешләр турында журналистларга аңлатты.

Татарстанда 2021 елда балалары булган гаиләләргә социаль түләүләр күләме, узган ел белән чагыштырганда, 11 процентка арттырылган. Бу – 15,7 млрд сум дигән сүз.

– Бездә гаиләләргә ярдәм итү һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булды, шулай булып кала да. Илкүләм максатыбыз – 2030 елга фәкыйрьлек дәрәҗәсен 2017 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 2 мәртәбә киметү. Хәзерге вакытта республикада ярлылар реестрында 164,3 мең кеше тора. Шуның 90 проценты – 145 мең кеше – балалы гаиләләр, – диде министр. – Республиканың берләштерелгән бюджетының һәр өченче сумы балалы гаиләләргә ярдәмгә тотыла.

Түләүләргә килгәндә, министр аңлатканча, республикада вакытлыча эшкә яраксыз һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелмәгән затларга федераль ярдәм чаралары күрсәтелә. Татарстанның өстәмә акчалата ярдәм күрсәтү чаралары да бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү