Татарстанда бер ир 14 яшьлек улына балта белән ташланган

Түбән Камада яшәүче ир үз улын балта белән чабып үтерергә омтылуда гаеләнә. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, әлеге хәл узган елның ноябрендә Түбән Камада булган. Ярсыган ир өйдә 14 яшьлек улына ташланган, аңа берничә тапкыр балта түтәсе һәм йөзе белән суккан.

Бу хакта яшүсмернең әнисе хокук саклау органнарына ире белән аерылышканнан соң, быел март аенда хәбәр иткән.

Ана кеше гариза тапшырганнан соң иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган, улын үтерергә теләмәгәнлеген әйткән.


Фикер өстәү