Артур Маузер: «Әти Лия белән никахыма фатиха биреп китте»

Танылган саксофончы, Чаллы егете Артур Маузерның Дубайда эшли башлавына берничә ел булды. Соңгы вакытта ул Татарстанда да актив иҗат итә башлады, бизнесын ачып җибәрде. Сәфәр вакытында әлеге чәйханәгә тукталган идек. Безне елмаеп, Артур үзе каршы алды. Форсаттан файдаланып, аның белән иҗат, бизнес һәм гаиләсе турында сөйләштек.  

– Дубайга киткәнемә 4 ел. Анда минем, Аллага шөкер, барысы да бик әйбәт. Музыка буенча елдан-ел көчле үсеш кенә кичердем, берничә контрактым бар. Узган юлы без Лия белән анда ике ай булдык. Ширбәт ае да булыр, эшләрбез дә, дигән ният белән кузгалган идек юлга. Шул вакыт эчендә берничә контракт төзедек. Иң абруйлысы – дөньядагы бердәнбер җиде йолдызлы отель “Парус” белән килешү. Ул вакытта чикләр ачылган гына вакыт иде. Күпләр ял итәргә килә башлады. Һәм нәтиҗәдә, авыручылар кискен рәвештә арткач, яңа чикләүләр кертелде. Артистларга чыгыш ясаулар тыелды. Рестораннарда хәтта фон өчен дә музыка уйнамады. Ял итәргә барырга була, әлбәттә, тик күңел ачу чаралары тулысынча ябык. Рамаданнан соң ачылырга тиеш, диләр Аллаһы боерса. Минем өчен анда һәрвакыт ишекләр ачык, көтәләр. Ләкин монда да безне онытуларын теләмәдем. Татарстанда да эшләрем барсын иде, дигән теләк бар иде. Шуны күздә тотып, татарча җырлар иҗат итә башладык. “Кил син” җырын халык яратып кабул итте.

Чәйханә ачу идеясы ничек барлыкка килде, Артур?  

– Дубайга китер алдыннан күпләр белән аралаштым, киңәшләштем. Анда яшәгән елларда караоке, ресторан бизнесларын өйрәнгән идем. Монда да ниндидер бизнес ачу хыялым булды. Ике ел элек мин дөрес юлга бастым, дингә килдем. Һәм шуңа күрә хыялымны тормышка ашырганда да аның хәләл булуын теләдем. Лияның әтисенең “Чорсу” кафесы бар иде инде. Бу хакта аралаша башлагач, ул безгә филиал буларак ачылырга киңәш итте. Үземә дә аның кухнясы ошый иде. Хәләл булгач, эше дә саваплы. Кешеләрне хәләл ризык белән ризыкландыру – саваплы гамәл. Дубайга китәр алдыннан Ринат абый бу урынны күрде дә, ошатты. Әлеге мәчетнең хәзрәте белән сөйләшүләр барган вакытта безгә Дубайга китәргә вакыт җитте. Анда безгә бөтен нәрсә ошый иде. Ләкин бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырасы килмәде. Шулай итеп, студияне һәм әйберләребезне җыеп, Чаллыга кайттык. Һәм кайтуга ук шушы эшкә тотындык. Барысын да үз кулларыбыз белән эшләдек. Әле күптән түгел генә ачылгач, өйрәнәбез, тырышабыз. Аллага шөкер, халык та көннән-көн арта. Дөресен әйткәндә, башта авыррак булыр дип уйлаган идек. Ләкин көтелгәннән уңышлырак бара, Аллага шөкер. Хәзер без монда идарәче дә, җыештыручы да, пешекче дә, официант та. Эшләрне ел ахырына кадәр үзебез алып барабыз. Аннан соң Дубайга киткәч, үзебез урынында ышанычлы кешене калдырабыз. Киләчәктә ярты ел монда, ярты ел анда торырга планлаштырабыз. Чит илдә ничек кенә рәхәт булса да, туган як барыбер сагындыра.

Сезгә Лия да теләктәшлек күрсәткән алайса?

– Мин электән үк бөтен эшне хатыным белән бергәләп эшләү турында уйлый идем. Лия әле бик яшь. Аңа 20 яшь кенә. Ул миннән 11 яшькә кечерәк. Мин аңа өйрәтәм, күрсәтәм, мөһим сөйләшүләр вакытында янымда булуын телим. Ләкин яшь булуына карамастан, үзе дә мине күп әйбергә өйрәтә. Тормышта нинди генә хәл булмас… Менә әтием дә кинәт кенә китеп барды бит. Монда кайтуымның төп сәбәпләренең берсе – әнигә якын булу иде. Сеңелем Гөлназ да Казаннан әни янына кайтты. Аның игезәк сыңары Гөлнара гаиләсе белән Болгариядә яши.

– Әйе, әтиегезнең (Маузир Гыйниятуллин – “Агыйдел” Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек иҗтимагый оешмасы рәисе – Авт.) кинәт вафат булуы татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту булды. Иң авыры әниегезгә булгандыр.

– Бик авыр кичерде. Иң авыры да аңа туры килде шул, чөнки һич көтелмәгәндә булды бит бу хәл. Әтинең саулыгы белән бөтенләй проблемалары булганы юк иде. Театр карарга килгән җирдән китеп барды бит ул. Китүе дә бик җиңел, бер зарланусыз булган. Мондый үлем дә бөтен кешегә бирелми. Хәле начарлангач, әни аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында озата барган. Ятып сөйләшеп барган. Әти: “Барып җитәргә күпме калды әле?” – дип сораган. Әни: “Мин тәрәзәдән күрәм”, – дип әйткәч, әти аңа башын күтәреп караган һәм күзләре артка киткән. Шунда ук ике кулын күккә күтәреп, җан биргән. Әти киткәч, мин әнине үзем белән Дубайга алып китмәкче идем, ләкин ул теләмәде, чөнки ул үз эшенең бик нык ярата (балалар бакчасында эшли). Аннан соң эшләп булганда, эшләргә иде, дип яши. Ә Дубайга ял итәр өчен генә килеп йөрергә булды. Әни гомер буе әтинең ышыгында яшәде. Әти гомумән барыбызга да хөрмәт белән карады. 90 нчы елларда да көчле рухлы булып, авырлыкларны ерып чыккан кеше. Безне дә шулай тәрбияләде. Без үсә төшкәч, аның йомшаруын сиздек.

 

Хәтерләвемчә, сез бу вакытта Дубайда идегез.

– Әйе. Ул вакытта да бик мөһим контрактларым бар иде. Әти, гомумән, минем өчен гел шат булды. Чит илдәге уңышларыма да бик сөенде. Икенче оныгын бик көтә иде. Тик, әйткәнемчә, тормышта төрле хәлләр була.

Хәзер инде Сез үзегез – гаилә башлыгы. Лия белән никахлашуыгыз, гаилә коруыгыз да тамашачы өчен көтелмәгәнчә булды. Аның белән электән үк таныш идегезме?

– Без аның белән бер ай гына очраштык. 5-6 ел элек танышкан идек. Студияләре ачылган вакытта әнисе чыгыш ясарга чакырды. Ул вакытта Лияга 15 яшь иде. Аннан соң бөтенләй аралашмадык, Интернетта да күрмәдем. Әтине җирләргә кайткач, бер атна монда булдым. Китәргә җыенып йөргән көнне Лия Инстаграмга: “Хәлләрең ничек? Ярдәм кирәкмиме? Бәлки күрешербез”, – дип язды. Күрешергә өлгермәвемне әйттем. Тик аэропортка барганчы, әтинең машинасын юдырып, гаражга кертеп калдырасы бар иде. Машина юдыра торган урынга баргач, очраклы рәвештә генә дус кызы белән Лия очрады. Шунда бер-беребезне танып, күрешеп, бер сәгать тирәсе аралашып утырдык. Менә шулай очраклы гына язышу, очрашу килеп чыкты безнең. Шулай ук гаҗәп бит инде. Ул вакытта мин инде өйләнү, гаилә кору турында уйлана башлаган идем. Дубайга ялгызыма рәхәт тә түгел иде. Әлеге очрашудан соң мин Лияга башка төрле карый башладым. Ул үзе бала-чага, җиңел уйлый торган кыз кебек күренсә дә, чынлыкта бик тирән, олыларча фикерли. Ул вакытта күп нәрсәләр кисеште. Минем өчен булачак хатынымның гаиләсе әтине белүләре мөһим иде. Һәм алар чыннан да әти белән таныш булган. Икенчедән, үлеменә бер көн кала әти КВНда булган. Лия анда жюрида утырган. Әтинең телефонындагы соңгы видеода Лия чыгыш ясый… Моны фатиха бирү буларак кабул иттем. Аралаша башлагач, безнең йортларыбызның юл аша гына булуы ачыкланды. Аннан соң, әти миңа бик күп киңәшләр бирде. “Сиңа менә шундый хатын туры килер иде”, – дип, булачак ярымны да тасвирлаганы булды. Аларны мин Лияда күрдем. Шуңа күрә Дубайдан кайткач, бер ай очрашканнан соң, мин аңа тәкъдим ясадым.

Лияның дингә мөнәсәбәте ничек?

Ул мөселман гаиләсеннән. Мөнәсәбәте бик уңай. Диндә мәҗбүриләү, көчләп яулык яптыру юк. Мин дә бервакытта да аңа бармаячакмын. Бары тик киңәшләр генә бирә алам. Ул үзе дә бәлки, киләчәктә яулык ябармын, ди. Билгеле, ул Аллаһы Тәгаләгә ышана, минем карашларымны хөрмәт итә. Гаиләбездә исерткеч эчемлекләр бөтенләй юк. Электән үк гаиләләрендә хәләл ризык кына ашаганнар.

–  Гаиләгездә нинди сыйфатлар булдырыр идегез, Артур?

Гаиләбездә татар телендә генә аралашачакбыз. Мин үскән гаиләдә һәрвакыт татар теле яңгырап торды. Әти татар теле өчен бик күп эшләгән кеше. Хәзер аның эшен мин алып бара башладым. Телне саклау калу – бик мөһим. Гомумән, минем өчен иң рәхәт, җылы истәлекләр балачагым белән бәйле. Ул мизгелләр хәтта чит илләрдә булганда да төшләремә керә. Әти гел “Волга” машиналары ярата иде. Бишебез шуңа төяләшә идек тә, Татарстан, Башкортстан авыллары буенча сәяхәт кыла идек. Җәй көне атналар буе шулай күңелле итеп йөри идек. Аннан соң гаиләмдә олыларга хөрмәт тәрбияләячәкмен.

Зөһрә Садыйкова   

 

 


Фикер өстәү