Илсур Метшин Казанны су басуны Россия футболы белән чагыштырган

Казан мэры Илсур Метшин инстаграмда уздырылган  туры эфир барышында шәһәр ливневкаларына бәйле проблеманы аңлатып үткән. Аның әйтүенчә, шәһәрнең күп кенә урамнарында су агызгычлар юк. Казанда барлыгы 430 чакрым озынлыкта суагызгычлар сузылган, аларның төп өлеше инде советлар чорында төзелгән.

— Казан ливневкалары – Россия футболы кебек: алардан гел зарланып торуга ияләшелгән. Капиталь төзелеш барган урыннарда бу мәсьәлә хәл ителә: без Максимов, бертуган Баталовлар урамнарында, Зур Казан боҗрасында ливневкалар салдык. Алар миллиардларча сум чыгым сорый. Эш без проблеманы белмәүдә яки күрмәүдә түгел. Аларны чистарту өчен генә дә һәр ел саен 200-250 миллион сум акча тотыла, — дигән мэр.

Метшин шулай ук, ни өчен Казанда мэрны турыдан-туры сайлау юк, дигән сорауга җавап биргән. Аның әйтүенчә, бу процедураның кертелмәве мэрның аннан куркуына бәйле түгел.


Фикер өстәү