Казанда Җиңү көнен оештыруга 43 миллион сумнан артыграк акча тотылачак

Казан хакимияте Җиңү көненә багышланган бәйрәмгә 43 миллион 217 мең 900 сум акча тотачак. Меңьеллык мәйданында ике өлештән торган зур концерт булачак. Беренче өлеше – көндез (2,5 сәгатькә исәпләнгән). Анда сәнгать коллективлары, солистлар, биючеләр һәм театр актерлары чыгыш ясаячак. Ә инде кичке өлешенә (чама белән 3 сәгать дәвам итәчәк) бу артистлар янына Мәскәүнең эстрада йолдызы, музыкаль төркеме килеп кушылачак.

Кремль дамбасы янында Казансу елгасы өстендә кимендә 4 минутлык салют булачак. Программага шулай ук “Пирамида” үзәгендә концерт һәм ветераннарны кабул итү, аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр салу, “Җиңү фанфаралары” фестивале, Ирек мәйданында концерт, “Үлемсез полк” акциясе кертелгән. Моннан тыш зиратларда һәм Җиңү паркында чаралар булачак.

Узган елда, илдә карантин кертелү аркасында, Җиңү парады – 24 июньгә, ә “Үлемсез полк” – бер елга күчерелде.

Тендер һәм бәйрәмне оештыручыны сайлап алу 9 апрельдә булачак.

 


Фикер өстәү