«Башкаручы белән продюсер арасына өченче зат керергә тиеш түгел»

Бер караганда, безнең бөтен тормыш килешүләргә, кул куюларга, документлар алмашуга корылган. Һәм күбебез документка кул куйганда аны игътибар белән укып тормаска да мөмкинбез. Моның сәбәпләре күп, алар арасында кешегә ышану дигәне дә бар. Ышаныч һәрвакытта да акланмый шул. Андый очраклар шоу-бизнес өлкәсендә бигрәк тә еш булып тора.

Әйтик, күптән түгел җырчы Зәлилә белән Рифат Фәттахов арасында аңлашылмаучылык килеп чыкты. Хәер, җырчы үзен Рузилә Бәдретдинова дип атауларын һәм Зәлилә исеме белән үзен башка бәйләмәүләрен үтенде. Кыз Рәшит Ваһапов фонды белән ун елга килешү төзегән булган, икенче ел эшләгәндә аның тавышы өзелгән. Күптән түгел ул матбугат чаралары аша фондта үзен мыскыллаулары, ямьсез сүзләр әйтүләре турында хәбәр итте. «ВТ» хәбәрчесенә ул менә ниләр аңлатты:

– Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белән безнең арада низаг узган елның  октябрь айларында башланып китте. Күрәсең, аларга үз хокукларымны яклау ошап җитмәгәндер. Мин кимсетелүгә дучар булдым һәм аңа түзә алмадым. Бу турыда киңәшмәләрдә әйтә килдем, инде бернинди дә үзгәрешләр булмагач, башка өлкәдә яклау эзләргә мәҗбүр булдым. Декабрьдә концерт вакытында тавышсыз калдым, шуннан ике атна дәваланырга туры килде. Тавыш әйбәтләнеп киткән кебек иде, аннан тагын проблемалар килеп чыкты. 29 гыйнвардан 29 мартка кадәр больничныйда булдым. Хәзерге көндә укыйм, шул сәбәпле фондта эшчәнлегемне алып бара алмыйм. Рифат абый үзе дә: «Декабрьгә кадәр үк синең белән эшләү теләгем бетте  һәм сине финанслауны туктатам», – дип әйтте. Җыелышта исә: «Йөрәгемне салып, җырымны салып синең белән эшләр хәлем юк, китәсең килсә, спонсор тап та кит», – диде. Фәттаховның эшлисе килми, мин акча түләргә тиеш булып чыгаммы? Миңа кешеләр хатлар яза. Без андый хәлнең булганын белмәгән идек, диләр. Юкса мин мондый хәлдә калган беренче җырчы түгел. Миңа кадәр Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин авыр хәлдә калды. Артур Шөгаепов та фондтан китте. Миңа калса, проблеманы төптән өйрәнергә кирәк. Кешеләр исә: «Акча җыеп, сине сатып алабыз», – дип тә әйтәләр. Мәдәният министрлыгында да бу хакта сөйләшү булды. Хәзер мин «Зәлилә» тәхәллүсенә бәйле бернинди эшчәнлек тә алып бармыйм.

Мондый хәлдә ничек калмаска соң? Продюсер җаваплылыгының чиге кайда, җырчыларга нинди хаталардан сакланырга кирәк? Без татар эстрадасы продюсерлары белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан филиалы җитәкчесе, җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов килешүне коллыкка төшүнең бер ысулы дип атады:

– Килешүгә, бер карасаң, теләсә нинди шарт кертеп була. Икенче яктан, кешелеклелек бар бит әле. Шуңа күрә мин килешүдә, кем шушындый коллыкка керә, аңа чыгып китү юлын калдырырга кирәк, дип саныйм. Бөтенләй кабалага керергә ярамый. Андый килешүләрне күргәләгән булды инде, шуңа продюсерлыкны килешү белән беркетелгән коллыкның бер төре дип карыйм. Бер якка акча эшләргә кирәк, артист ачка үлсә дә ярый. Шулай ярыймы? Артистта да гаеп юк дип әйтеп булмый. Алар башта барысы да бөек җырчы булырга тели, аның өчен ул бөтен нәрсәгә әзер.
Шуңа күрә килешүне юньләп укып та тормый. Эшли башлагач кына, нәрсәгә кул куйдым икән дип шакката. Шуңа күрә теләсә нинди кәгазьгә кул куйганчы, юристка укытып карарга кирәк. Хәзер юристларга кытлык юк бит. Минем дә продюсерлык эшчәнлеген алып барганым булды. Әмма без беркайчан да килешүләр төземәдек. Кемнең дә булса тавышы ошаса, аңа җырлар һәм ротация белән ярдәм итә идем. Хәзер исә исемле җырчылар да радио-телевидениегә ансат кына эләгә алмый. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова: «Радиода җырым яңгырасын өчен миннән дә акча сорыйлар», – дип язып чыккан иде. Бу – нормаль хәлме? Бездә теләсә кайсы эштә артыгын тырышып ташлау гадәте бар. Продюсерлык мәсьәләсендә дә шулай, радио-телевидениедә дә. Беләм, вакытлар авырайды, бер кешегә дә җиңел түгел. Әмма дөнья начар дип ул кадәр хайванланырга ярамый инде. Киресенчә, бер-береңне аңлап яшәргә кирәк.

Композитор һәм продюсер Гүзәлия, киресенчә, килешүсез эшләргә ярамый, дигән фикердә:

– Продюсерлыкта килешүсез эшләргә ярамый. Әмма килешү төзегәндә продюсерга да җиде кат уйларга кирәк дип саныйм. Җырчының темпераменты, психологик үзенчәлекләре сиңа туры киләме, тотрыклылыгы бармы? Мин хәтта психологлар белән аралашып кына килешү төзергә кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки яшьләрдә нәкъ менә тотрыклылык, ныклык юк. Җырчы булу – бик авыр эш һәм аларның барысы да ул авырлыкка чыдый алмый. Башта алар бөтен нәрсәгә дә риза, эш кенә булсын, аның белән шөгыльләнсеннәр генә. Күбесе килешүне утырып укымый да бит. Шуңа артистларга документ белән эш иткәндә, әти-әни белән киңәшеп, юристлар белән өйрәнеп, кул куярга киңәш итәм. Чөнки бит продюсер үз акчасын түгә, сезгә туган да, әти дә түгел, ул сезне проект буларак карый һәм киләчәктә файда алырга исәп тота. Ул хәйрияче түгел. Шул ук вакытта, продюсер җырчының үсеше, иҗаты, хәтта күңел байлыгы өчен дә җаваплы. Дөрес, төрле продюсерлар бар. Кемдер акча түкмичә керем алуны карый, кемдер чын йөрәген биреп эшли.

Продюсер «кияүгә чыкмаска, бала тапмаска!» дип шартлар куя аламы дигән сорауга анык кына җавап бирә алмыйм. Үзем артистларның шәхси тормышларына кысылмыйм, тулы ирек бирәм. Гаиләлеләргә иреңне, балаңны кара, дим. Дөрес, шәхси тормышның да зыяны була. Кайчак гаилә корып җибәрәләр дә, иҗат артык йөккә әйләнә. Бу очракта мин ике якны да аңлыйм. Үз тәҗрибәмә килгәндә, миңа вакытында репетициягә килүе, күңел биреп эшләве, үзен камилләштерүе кирәк. Вокал белән шөгыльләнү миндә мәҗбүри. Тышкы кыяфәтне генә түгел, эчке дөньяны да баетырга кирәк. Татар эстрадасына килгән икән, татарча белүне шарт итеп куям. Мәсәлән, Хәкимгә татар телен яхшы белмәгәч, татар китапларын уку шартын куйдым. Үзем китаплар сатып алып бирә идем.

Артистны популяр ясау өчен өч ел вакыт кирәк. Керем алыр өчен бу вакытка өстәп 3–4 ел бергә эшләү табигый. Шуннан чыгып, килешү кимендә 6–7 елга төзелергә тиеш дип саныйм. Килешү өзелгәндә штраф таләп итү табигый. Продюсер үз чыгымнарын капларга тиеш ләбаса.

«Аксу» компанияләр төркеме җитәкчесе  Рөстәм Сәрвәров фикеренчә, ике якта бер-беренә ышаныч булганда гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин:

– Кызганыч, продюсер хезмәтен аңлау юк әле бездә. Мин хәтта кемгәдер продюсерлык хезмәте күрсәтергә алынасың икән, киләчәктә ул синең дошманыңа әйләнәчәк дип саныйм. Чөнки артист, бер-ике мәртәбә экранда күренеп алса, болар бит минем акчага яши, дип уйлый башлый. Синең күпме көч һәм акча сарыф итүең аларга күренми. Продюсер белән җырчылар арасында иң матур эш үрнәге дип мин «Казан егетләре» төркеме белән Рафаэль Мәҗитовны саныйм. Дөрес, аларның бернинди килешүе юк. Ике як та бер-беренә ышанган, ике якта та хөрмәт бар. Белмим, бәлкем Рафаэль абыйның эшләү ысулы бүтән төрледер. Бөтен мәcьәләне эшли башлаганда ук сөйләшеп куярга кирәк. Шартлар сиңа яраклы түгел икән, килешү төземә, шул гына.

Татар сәнгатенә бизнес кагыйдәләре әле кайчан гына үтеп керде. Продюсерлык хезмәте дә бездә әле яралгы хәлендә генә. Мөгаен, шуңа да аңлашылмаучылыклар килеп чыгадыр. Рифат Фәттахов та әлегә татарда продюсерлык хезмәтен аңлау юк дигән фикердә:

– Әйе, яңалык һәрвакытта үзенә авырлык белән юл яра. Бигрәк тә безнең татар мохитендә. Чөнки татар тотып карамыйча ышанмый. Әмма тормыш безнең хаклыкны әкрен генә булса да үзе раслый бара. Әйтик, моннан ун еллап элек безнең Мәдәният министрлыгында миңа, өстәл сугып: «Бездә, татарларда продюсерлар булырга тиеш түгел!» – дип кычкырганнар иде. Ә күптән түгел Татарстанда Мәдәниятне үстерү буенча Дәүләт стратегиясе кабул ителде. Һәм бу документта акка кара белән язылган: «Продюсерлык системасын үстерү – стратегик бурыч». Димәк, дәүләт, хакимият, Мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә продюсерлык институтының әһәмиятен аңлау бар.

Җәмәгатьчелеккә дә күптән аңларга вакыт инде: продюсер – бернинди бай абзый да, иганәче дә, хәйрияче дә түгел. Продюсер – бизнесмен. Продюсерлык килешүе – бизнес-проект. Һәм аның төп максаты – башкаручыны таныту аша табыш алу. Бу хакта Продюсерлык килешүендә, башкаручы кул куйган рәсми документта, ачыктан-ачык әйтелә бит!

Монда тагын бик мөһим бер мәсьәлә бар: продюсер яшь башкаручыны танытуга бар көчен сала, төрле алымнар файдалана. Бик күп очракта беркемгә дә билгеле булмаган башкаручыны сәхнәгә чыгару эшен ясалма төстә дә, тизләтелгән темпта да алып барырга туры килә. Башкача булмый! Чөнки шоу-бизнес – бик кырыс дөнья, монда вакыт дигән әйбер бик зур роль уйный. Беркем беркемне көтеп тормый, беркем беркемгә юл бирми! Син бүген бу урынга басарга өлгермисең икән, иртәгә инде соң булуы мөмкин, чөнки бу урынны инде башкалар алган була. Ясалма рәвештә син яшь җырчыны эфирга чыгарасың, концертларга кертәсең, конкурсларда «җиңдерәсең», премияләр алып бирәсең, чәчәкләр, алкышлар оештырасың… Ә яшь җырчы моны аңламый, ул аны реаль чынбарлык дип кабул итә. Күкләргә аша башлый, башы китә… «Булды, мин инде йолдыз булдым, нәрсәгә миңа продюсер?!» – дип уйлый башлый… Шуның өстенә, әле психикасы ныгымаган, тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь җырчыны котыртучылар да табыла. Ә татарда иблислек аеруча көчле!

Зәлилә очрагын мин әлегә шәрехләргә җыенмыйм. Бары тик шуны гына әйтәсем килә: бу – ясалма, күпертелгән мәсьәлә. Зәлилә матбугатта ачыктан-ачык безнең фондка, шәхсән үземә, хәтта ки гаиләмә пычрак ата, яла яга, димәк, безнең арадагы килешүне тупас рәвештә боза. Хәзер инде бу конфликтны тыныч юл белән ничек хәл итеп булсын?! Монда бер генә юл кала – хокукый. Безнең юристлар Зәлиләгә судка кадәр дәгъвалар (досудебная претензия) әзерләде инде. Һәркем һәр кылган гамәле, һәр әйткән сүзе өчен җавап бирергә тиеш. Иң элек Зәлилә бу хәлне тыныч юл белән хәл итәргә теләмәвен бөтен дөньяга җиткерде инде.

Безнең максат – гаеплене ачыклау түгел, бизнес шартларында сәнгатьне ничек алып бару, кешелеклелек сыйфатларын саклау турында  уйлану иде бу. Күрәсең, татар сәнгате бизнес кануннарына буйсынып бетә алмый. Бездә язылмаган кануннар көчлерәк. Алар үтәлгәндә, уңышы да көттерми бит.

Татарстан Мәдәният министрлыгы аңлатмасы:

– Коммерцияле нигездә алып барылган иҗат эшчәнлеге юридик килешүгә нигезләнеп башкарыла. Җырчы, артист андый килешүләрне башта ук җентекләп өйрәнсә, шик туганда юридик ярдәмне сораса, бәхәсле хәлләр азрак булыр иде. Ваһапов фонды белән Рузилә Бәдретдинова очрагын министр контрольдә тота, җырчы министрлыкта консультация алды. Бу мәсьәләне дусларча, бергә килешеп хәл итәргә кирәк.

Татар эстрадасында продюсерлык эшчәнлеге «Барс-Медиа» компаниясеннән башланып китте дисәк тә, ялгыш булмас. Гаҗәп хәл, бу компания белән җырчылар арасында низаг чыкканы юк, һәр хәлдә матбугатта яктыртылмады. Компания җырчылар  белән эшләгәндә нинди кагыйдәләргә таяна, тыныч эшләүнең серләре нидә? Бизнес шартларында продюсерга һәм җырчыга нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Без бу сорауларны «Барс-Рекордс» җәмгыятенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәевага бирдек:

– Беренчедән, без барыбыз да мәдәният өлкәсендә эшлибез. Ә бу инде – халыкны мәдәни тәрбияләү дигән сүз. Ләкин соңгы елларда мәдәнияттә аңа берничек тә туры килмәгән күренешләр күзәтелә. Ни кызганыч, мондый ямьсез вакыйгалар даимигә әйләнеп бара. Ай саен диярлек ниндидер бәхәс килеп чыга, бер-береңне гаепләү, тәнкыйтьләү башлана. Бәхәс туу белән хәл ителмәгән һәм киң массага чыккан икән, бу берничек тә милләт файдасына була алмый. Без үзебезне үзебез начар хәлдә калдырабыз.

Артист белән продюсер (мин бу очракта физик затны да, продюсер вазыйфасын башкарган компанияне дә күздә тотам) килешү нигезендә эш итә. Шуңа күрә әлеге килешүгә кул куйганчы, артистлар аны үзләренә күпме кирәк шулкадәр вакыт алып, җентекләп өйрәнсеннәр иде. Талантлы яшь башкаручы килешү төзелгәнче үзенең фикерен белдерә һәм төзәтмәләр керттерә ала бит. Продюсерга бу башкаручы кирәк икән, ул аның теләкләрен исәпкә алачак. Иң мөһиме, башкаручы белән продюсер арасына өченче зат керергә тиеш түгел. Сораулар туган икән, алар аны икәү хәл итәргә тиеш. Уртак фикер тумаган икән, ике яктан да юрист эшли башлый. Спортчылар да бит килешү нигезендә эшли. Ләкин спортта бер генә спортчының да бәхәс чыгарып, Президентка хат язып шау-шу тудырганы булмады. Булса да, ул санаулы гынадыр. Монда да нәкъ шундый ук эш бит. Һәр кеше үз гамәле өчен җавап бирергә тиеш.

Татар эстрадасы бизнес шартларына әзер. Мондый очраклар фәкать юридик яктан белем булмауга ишарә. Кешелеклелек факторы да мөһим. Шәхсән үзем продюсер да, артист та килешүдә язылганнарны үтәргә, ләкин беркайчан да шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклауга күчмәскә тиеш дип саныйм. Бер-береңне мыскыл  итү, матбугат аша гаепләү – ул бер-береңне хөрмәт итмәү дигән сүз. Сезнең арадагы хәлләрне сез генә белергә тиеш. Эш эш булып кала, шәхси мөнәсәбәтләр – шәхси.

«Барс-Медиа» компаниясе килешүләрендә артистның шәхси тормышына кагылышлы чикләүләр каралмаган. Әмма продюсер андый өстәмәләр дә кертә ала, моны закон чикләми. Шуңа күрә кул куйганда бик уйланырга кирәк. Үзем берничә проектны алып барам, әгәр бәхәсле хәл килеп чыга икән, мин сөйләшергә һәрвакыт әзер. Безнең компаниядә мондый хәлнең булганы юк. Артистның китәсе килә икән, аңа бернинди киртәләр куелмый. «Барс-Медиа»да язылган җырларны башка җирдә башкармаска дигән чикләүләр дә куйганыбыз юк.

 

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү