Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Фәннәр Академиясендәге утырышы телләрне саклау һәм үстерү юнәлешләрен ачыклауга багышланган иде.
Биредә татар теленең куллану даирәсен киңәйтү, милли мәгариф, тел һәм әдәбият өлкәсендәге стратегик тикшеренүләр турында чыгышлар булды.
Татар энциклопедиясе институты директоры Мансур Гыйләҗев телнең даирәсен киңәйтү – иң беренче чираттагы бурычларның берсе дип сөйләде:
— Институт телнең даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшне даими алып бара. Без аны үзебезнең изге бурычыбыз дип саныйбыз. Фундаменталь басмаларны ике телдә чыгару да шушы нияттән эшләнә. Бүгенге көндә казанышларыбыз да бар. Әйтик, татар энциклопедиясенең алтынчы томы да басылып чыкты. Торак пунктларга, табигатькә багышланган энциклопедияләр дә әзерлибез. Бу юнәлештә эш эзлекле алып барыла. Моннан тыш ютуб-каналда аерым шәхесләргә багышланган кыска роликлар әзерли башладык. Бу беренчедән, телнең даирәсен киңәйтә, икенче яктан аерым шәхесләр турында мәгълүмат тарата. Бер яктан фәнни юнәлештә эш алып барсак, икенче яктан татар теле мәсьәләсен беркайчан да истән чыгармыйбыз.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat