Булдырдык дип тынычланырга ярамый, камилләшергә кирәк. Татарстан Фәннәр академиясендә барган утырышта Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Әлеге фикер «TatSoft» тәрҗемә системасына кагыла.
Марат Әхмәтов «TatSoft» татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә торган системасы ярдәмендә «Мин бүген Хәсәншәех авылына кайтып килдем», — дигән җөмләне тәрҗемә итүне сорады. Система аны «Я сегодня приехал в Хасаншаех», — дип тәрҗемә итте. «Без „кайтып килдем“, дип яздык, ә система „приехал“ дип тәрҗемә итте. „Съездил“ булырга тиештер ул», — диде комиссия рәисе һәм камилләштерү кирәклеген искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat