Таяну ноктасы кем?

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021» бөтенроссия  бәйгесенең җиңүчеләре билге булды.  Алар – Башкортстанның Нефтекама шәһәре укытучысы Галия  Корбанова  һәм  Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты мөгаллиме Чулпан Шәрипова. Уңышка ирешү сере нидә?

Бәйгедә быел  барлыгы 32 укытучы (шуларның 12се – төрле төбәкләрдән) катнашкан. Алар арасыннан  чит төбәктән, Татарстаннан берешәр иң яхшысын сайлап алганнар. Чулпан Шәрипованың гимназиядә укыта  башлавына – 7 ел. Соңгы вакытта ул әдәбият дәресләрен 3D күзлекләр ярдәмендә алып бара. Гаҗәп, менә шул күзлекләр балаларның  әдәбиятка карата кызыксынуын арттырган.

– Бездә  тарих укытучысы  мондый алым кулланып укыта. Мин дә кызыктым. Беренче тапкыр киеп карауга ук  дәресләргә яңалык  кертү уе туды. Шуннан соң   мин дә куллана башладым, чыннан да, уңыш китерде. Әдәбият дәресләре буенча  мультимедиа кушымталары аз, шуңа күрә аны үзебез эшлибез. Әйтик, гимназиядә Әлфия Авзалова музее бар. Музей буенча виртуаль кушымта әзерлибез. Укучылар шушы күзлекләр ярдәмендә сыйныфтан музейга сәяхәт итә алачак. Киләчәктә республиканың  теләсә кайсы мәктәбендә әлеге музей белән виртуаль танышырга мөмкин булачак, – ди Чулпан Шәрипова. – Фәнис Ярулинның «Ак төнбоек» дигән хикәясен өйрәнгәндә,  аларны төнбоеклы күлгә китерергә мөмкин. Укучыларым хәзер, кайчан инша язабыз, дип кенә тора. Үз күзләре белән күргәч, хисләр дә башкача. Сәләтле балаларга белем бирү авыррак, чөнки аларның ихтыяҗлары да зуррак. Шуңа күрә дәресләрне мавыктыргыч итеп уздырмыйча ярамый.


Чулпан Шәрипова әйтүенчә, татар телен өйрәтү теләген әти-әнидән башларга кирәк. Монысы – бер. Икенчесен ул  укучы өчен таяну ноктасы  укытучы түгел,  яшьтәшләре дип саный. Алар мәктәпкә укудан бигрәк аралашыр өчен килә. Шуңа күрә укучылар арасында мохит булдырырга кирәк.


Галия Корбанова Башкорстанның Нефтекама шәһәрендәге 10 нчы мәктәп – «белем бирү үзәгендә» укыта.  Эш стажы  – 20 ел.

  • Мәктәптә 1909 укучы белем ала, шуларның 84 проценты татар телен ана теле буларак өйрәнә. Башкортстан Президенты грантын отып, татар һәм башкорт телләре кабинетлары җиһазландырылды. Шәһәрдә барлык мәктәпләрдә дә татар теле укытыла. Бакчаларда да түгәрәк буларак кертелгән. Татар теле кабинетлары кирәкле әсбаплар белән тәэмин ителгән. Татар теле укытучыларына өстәмә акча түләнә, бу да укытучының дәрәҗәсен күтәрә, – ди Галия Корбанова. – Әти-әниләр гаризаны үзләре яза, аларны беркем дә теге телне сайла, монысын дип үгетләми. Дөрес, бу мәсьәләдә укытучының дәрәҗәсе зур роль уйный. Әгәр аның укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирешә, исемнәре газета, телевидениедә күренә, мәктәп сайтында урын ала икән, әти-әни моны күрмичә калмый. Укучыларым биш ел рәттән республика, халыкара олимпиадаларда җиңү яулый.  Татар телен укытырга  гариза язганда,  әти-әниләр моңа  зур игътибар бирә.

Аның репетиторлык белән шөгыльләнергә вакыты юк. Атнага 30 сәгатьтән артык дәрес укыта, моннан тыш сыйныфтан тыш чаралар да бар, өстәвенә сыйныф җитәкчесе дә әле. Кыскасы, ике смена эшләргә туры килә. Дәрестә төрле алымнар, технологияләр, уеннар куллана, проектлар төзиләр, дәрестән тыш чараларның да файдасы зур. Мәктәптә татарча радио-телевидение эшли. Укучылар тапшыруларны үзләре әзерли. Галия үзе дә шигырьләр, көйләр яза. Дәреслекләр төзүдә катнаша, укытучылар өчен электрон әсбап чыгарган.

– Бәйгеләргә әти-әниләрне дә җәлеп итәм. Алар эш тәртибен белсен, аңласын өчен бу. Мәктәп директоры укытучының эшен бәяли белә. Бу да зур этәргеч. Телнең саклануы әти-әниләрдән дә тора. Өйдә сөйләшмәсәләр, балалар дәрестә генә телне өйрәнә алмыйлар.  Шәһәрдә – рус мохите, шуңа да карамастан, укучыларым татарча сөйләшә. Нәтиҗә булгач,  тагын да илһамланып укытасың, – ди Галия Корбанова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү