“Ел укытучысы-2021” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Казанда республиканың иң яхшы укытучыларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасы Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

Быел өч этаптан торган “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә Татарстаннан 152 укытучы катнашкан. Бүген конкурсның төбәк этабы тәмамланды. Конкурсантлар ачык дәресләр бирде, сыйныф сәнгатьләре үткәрде, үзләренең методик остаханәләрен тәкъдим итте. Сынау нәтиҗәләре буенча “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләреннән 5әр иң яхшы укытучы сайлап алынган.
–Бу безнең өчен зур вакыйга. Бүген биредә остазлык мәктәбен узган, зур тәҗрибәгә ия булучы, иң яхшы укытучылар җыелган. Конкурсның үзенчәлеге шунда: без быел укытучыларны, балаларны гына түгел, ә әти-әниләрне дә әлеге бәйгегә җәлеп иттек. Мөгаллимнәрнең хезмәтләрен алар да бәяләделәр. Укытучыларга аларның тырыш хезмәте өчен зур рәхмәтемне белдерәм, –диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
“Ел укытучысы-2021” җиңүчесе дип Казандагы 122нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова табылды.
–Хәзер мин шатлык та, арыганлык та кичерәм. Чөнки бу озын, озак сынаулар иде. Шулай ук, үз һөнәрем өчен, бу һөнәргә тугры калуым өчен зур горурлык хисе дә бар. Шушы озын айлар дәвамында миңа көч бирүчеләргә, җан атучыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Хәзер бераз ял итеп, укучыларым янына кайтам, ә аннары яңа көчләр белән конкурсның финал этабына әзерлекне башлыйм, – ди җиңүче.
“Педагогик дебют” номинациясендә җиңүне Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18нче мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Виталий Лебедев яулады.
–Мондый конкурсларны ешрак үткәреп, укытучыларыбызны һәрвакыт истә тотсак иде. Барлык җәмгыять безнең илдә дәүләт функциясен үтәүче кешеләр барлыгын истә тотарга тиеш. Чиновниклар илебезнең бүгенге мәсьәләләрен хәл итсә, укытучылар киләчәк турында кайгырталар, – диде Дәүләт Думасы мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Максим Зайцев.
“Ел тәрбиячесе-2021” бәйгесендә Лениногорск районының 10 нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова җиңүче булды. Җиңүчегә бүләкне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды. Ул конкурсантларга тырыш хезмәтләре өчен, тәрбияче һөнәренә хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук бүләкләү тантанасында “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү буенча төркем тәрбиячесе” номинациясендә җиңүчене атадылар. Беренче урынны Казанның 373нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Хәбибуллина яулады.
“Ел тәрбиячесе” конкурсы мәктәпкәчә белем бирүнең талантлы педагогларын ачыклау һәм ярдәм итүгә, аларның алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән. Район һәм зона этапларыннан соң конкурсның финалына 30 иң яхшы педагог – “Ел тәрбиячесе” номинациясендә 20 катнашучы һәм “Туган телдә белем һәм тәрбия бирү буенча төркем тәрбиячесе” номинациясенә 10 катнашучы үткән.
–Сезнең белән очрашу, чынлыкта, бик дулкынландыргыч. Чөнки укытучылар янына барганда иң элек үзеңнең укытучыларыңны исеңә төшерәсең. Узган елгы сынаулар безне укытучыларга яңача карарга мәҗбүр итте. Бүгенге бәйрәм, дөрестән дә, аеруча мөһим һәм үзенчәлекле. Укытучылар алдына куелган бурычлар бик талантлы, югары белемле, киңкырлы кешеләр таләп итә һәм сез барыгыз да бу критерийлар белән аерылып торасыз, – диде укытучыларга Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Валеева.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021” бөтенроссия бәйгесендә Башкортстанның Нефтекама шәһәре укытучысы Галия Корбанова һәм Актаныш районы мөгаллиме Чулпан Шәрипова җиңде. Бәйгенең финал этабына Татарстан һәм Россиядән 6 туган тел һәм әдәбият укытучысы узган иде.
2021 елда Татарстанда “Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона турын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Әлмәт, Биектау, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Чирмешән, Чистай районнары һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләре мәгариф идарәләре коллективлары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү