Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Милләтебезне – дин, динебезне милләт саклады»

«Ватаным Татарстан» газетасы «туры эфир»лар оештыруын дәвам итә. 2 апрельдә редакциядә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунак булды. Бер сәгать дәвамында ул укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Дин темасы халыкта зур кызыксыну һәм сораулар уята. Без кабул иткән сорауларның күплеге дә әнә шуны раслады. Әле эфирга кадәр үк 30лап сорау килде, журналистларга шәхсән мөрәҗәгатьләр белән чыктылар, эфир барышында шалтыратучылар да булды. Әлбәттә, бер сәгать эчендә барлык сорауларга да җавап биреп бетерү мөмкин эш түгел иде. «ВТ» барлык мөрәҗәгатьләрне Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды. Газета битләрендә, өлешләп, бу сорауларга җавапларны бастырачакбыз.

Мөфти азактан «ВТ» укучыларына һәм, гомумән, Татарстан халкына Рамазан ае уңаеннан изге теләкләрен дә җиткерде:

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Кем Аллаһтан курыкса, аңа чыга торган юлын бирер, уйламаган җирдән дә ризыкландырыр», – ди. Ягъни, тәкъва (Аллаһтан курка торган) булыйк. Рамазан аенда тәмуг ишеге ябылыр, җәннәт ишекләре ачылыр. Рамазан аенда ураза тотканнарның гөнаһлары гафу ителер. Иншаллаһ, Рамазаннан соң чип-чиста, яңа туган балалардай очрашырга насыйп булсын!

– Сез әле узган атнада гына вакцина ясаттыгыз. Хәзер хәлегез ничек? Икеләнеп йөргән мөселман кардәшләребезгә вакцинация турында нәрсә әйтә аласыз? Шул уңайдан укучыбыз соравын да җиткерәсе килә. Казаннан Н.Кәбирова кызыксына: коронавирус вакытында Татарстанда хәзрәтләр арасында да югалтулар булдымы? Дин әһелләренә әлеге чор бигрәк тә авырга туры килде, чөнки әлеге зәхмәттән үлүчеләрне алар соңгы юлга озатканлыктан, йоктыру куркынычы күбрәк тә дигән сүз. Алар арасында вакцина кадатучылар бармы, әллә составы буенча мөселманнарга күбрәк туры килгән «ЭпиВакКорона»ны көтәләрме?

– Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әссәламү галәйкүм вә рахматуллаһи вә бәрәкатүһ! Кызганыч, имамнар арасында да югалтулар булды. 7 хәзрәтебезне югалттык. Пандемия вакытында имамнарның хезмәте фидакарьлеккә тиң булды! Мисал өчен, Арчадагы бер хәзрәтебез каһарманнарча, Рамазан ае һәм самоизоляциянең авыр көннәрендә, үзе дә уразалы килеш, үз машинасында мохтаҗларга азык-төлек таратканда чир йоктырып, авырып китеп, бакыйлыкка күчте. Игелекләрен Раббыбыз кабул итсен! Коронавируска каршы вакцинага килгәндә, Диния нәзарәте мөселманнарга бу хакта үз фикерен җиткерде: эпидемияләр чорында вакцина ясату өлкәсендә заманча казанышларны куллану рөхсәт ителә. Коръән һәм Сөннәт кеше гомерен Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге (әманәт) буларак сакларга куша. Шулай ук шәригатьтә шундый принцип та бар:  «Чиктән тыш шартларда тыелганнар рөхсәт ителә». Ягъни чарасызлык шартларында гомерне саклап калу өчен, прививканың составы нинди булуга карамастан, мөселманнарга вакцина ясатырга мөмкин. Ләкин, Аллаһка шөкер, безнең илдә өч төрле вакцина бар. Безнеңчә, мөселманнар өчен иң кулае – «ЭпиВакКорона». Ул – синтетик вакцина. Чит илгә чыксак та, берәр чарага барсак та, авырмавың турында белешмә кирәк. Вакцинаны шуның өчен дә ясатырга булдым. Мин генә түгел, башка хәзрәтләр дә. Вакцина ясаткач та, үземдә бернинди үзгәрешләр булмады. Бернәрсә дә хис итмәдем, шөкер. Һичшиксез, вакцинаны ясатыр алдыннан табиблар белән киңәшләшергә кирәк!

– Ураза тотканда вакцина ясату  рөхсәт ителәме?

Ураза тотканда укол кадатырга ярыймы?

С.Әхмәтова. Актаныш

 – Безнең илдә ислам ике төрле мәзһәб кысаларында тотыла – Шәфигый һәм Хәнәфи мәзһәбләре. Шәфигый мәзһәбе буенча бу рөхсәт ителә. Татарлар – хәнәфиләр, һәм безнең мәзһәбтә ике фикер бар. Әбү Хәнифә фикеренчә, укол кадату уразаны боза. Аның шәкерте имам Әбү Йосыф исә рөхсәт итә. Нәтиҗә мондый: «питательный» дип саналган укол (глюкозалы, витаминлы. – Ред.) кадатырга рөхсәт ителми, ә менә кеше сәламәтлеге өчен зарури саналганнары (инсулин сыман) ярый. Вакцинага килгәндә, әгәр дә кеше ураза бозылыр дип шикләнә икән, аны кич белән, ахшамнан соң, авыз ачкач да ясатырга була.

– Хәзрәтләрнең белем сыйфатын тикшерү, аларны әзерләү эше ничек алып барыла?  Сер түгел, бигрәк тә авылларда дини кадрлар кытлыгы сизелә. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Аллаһка шөкер, безнең республикада 700 мәчет каршында курслар, 8 мәдрәсә эшли, Россия Ислам институты, Казан Ислам университеты бар. Хәзер Болгар Ислам академиясе да барлыкка килде. Ягъни Татарстанда бүген дини гыйлемне ислам нигезләреннән алып академик дәрәҗәгә кадәр эстәргә мөмкин. Ләкин! Инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләрне искә алыйк. Аларда кемнәр укыган? Мәсәлән, гаиләдә берничә бала, ди, шуның иң акыллысын, иң булдыклысын сайлап, динебезгә зәкәт буларак, мәдрәсәләргә җибәргәннәр. Ә бүген нәрсә? Бер балам табиб булсын, башкасы укытучы булсын, диләр дә, иң булдыксызын мәдрәсәгә җибәрәләр. Алай ярамый. Карашыбызны үзгәртмәсәк, динебез дә үсмәс. Кем ни генә әйтсә дә, динебез генә милләтне саклап кала алган. Элек бит татар эстрадасы да, татар театры да булмаган. Бөтен зыялыларны, иң көчле татар әдипләрен мәдрәсәләр әзерләп чыгарган. Һәм бөтен татар тормышы мәчетләр тирәсендә кайнаган. Мәчетләр иҗтимагый тормышның үзәкләре булган. Шуңа күрә милләтебезне – дин, динебезне милләт саклады.

– Ни өчен үлгән кешенең 3, 7, 40ын уздыру тыела? Бу бит ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне бетерә. Искә алып, дога укыганнан кемгә зыян? Яңа мулла-абыстайлар киләләр дә үз тәртипләрен кертә башлыйлар, ашта хуҗа булып,  «ул ярамый», «бу ярамый» дип утыралар. Хәзер ашка барсаң, өстеңә тау-таш өелеп кайта. Чын күңелдән дога укыган әбиләрнең исә урыны – ишек төбендә. Газета-журналларда да 40 имам 40 төрле җавап бирә. Кем әзерли ул яңа абыстай, муллаларны? Читтән кергән гореф-гадәт белән без телне дә, динне дә саклый алмыйбыз.

Нурия Мөбарәкшина

– Авылда мулла алышынды. Бик күп әйберләрне тыя. Бәйрәмнәр үткәрүне дә туктатырга куша. Яңа ел, Нәүрүз, Сабантуйларга каршы чыга. Зиратта кеше җирләгәндә, туганына йә якын кешесенә аның янында җир алып калырга ярамый. Бу очракта ничек дөрес? Җир калдыру ярыймы? 3, 7, 40ын, елын үткәрергә ярамый, ди. Элек-электән кешене җирләгәндә ләхет астына коры камыш куеп калдырабыз, моны да тыя. Чардуган, билгеләмәләр куярга кирәкми, ди.

Исемемне күрсәтмим

 – Һичшиксез, исламда ике генә зур бәйрәм – Ураза һәм Корбан гаетләре һәм берничә изге төн бар. Татарстанда алар зурлап үткәрелә. 3, 7, 40ын уздыру мәҗлесләрен сөннәт гамәл дип әйтә алмыйбыз, чөнки Пәйгамбәребез ﷺ аларны уздырмаган. Ләкин гореф-гадәт дигән төшенчә дә бар бит әле! Бу мәҗлесләрнең зыяны күбрәкме, файдасымы? Шушы мәҗлесләр вакытында безнең кардәшләр динебез турында ишетә, вәгазь тыңлый, Коръән укыла, туганнар очраша… Аңлаган кешегә бу мәҗлесләр – динебезне тарату өчен зур корал, форсат. Шуңа да бу гадәт белән көрәшергә яки аны тыярга кирәкми. Совет чорында динебез бары тик шушындый гореф-гадәтләр аркасында гына сакланып калган. Шундый мәҗлесләрдә очрашып кына, халык дин турында сөйләшә алган. Милли мохитебезнең бер өлеше ул. Сабантуй да – дини бәйрәм түгел. Ләкин Аллаһка шөкер, безнең хәзрәтләр Татарстанның һәр почмагында аны хәзер хәмерсез уздыра, Коръән укып башлап җибәрә…

Дөньяви бәйрәмнәрне, туган көнне билгеләп үтүне дә без тыймыйбыз. Коръәндә дә бу тыелмаган. Мәсәлән, «Мәрьям» сүрәсенең 15 нче аятендә болай әйтелә (мәгънәсе): «(Аллаһы Тәгаләдән) Сәлам булсын аңа, туган көнендә дә, үләсе көнендә дә, тере булып (кабердән) чыгарылачак көнне дә!» Аннан, гакыйкә турында ишеткәнегез бардыр. Ир бала туса – ике сарык, кыз туса – бер сарык чалына. Димәк, без балабыз тугач, шатланабыз, шатлыгыбызны уртаклашабыз, туган көненә сөенәбез. Пәйгамбәребез с.г.в. үз туган көнен үткәргәнме, юкмы, дигән сорауга да без ни дип җавап бирә алабыз? Ул дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дүшәмбе көнне ураза тоткан? «Чөнки ул минем туган көнем», – дигән. Үткәргән дигән сүз нәрсәне аңлата? Ягъни ассызыклаган. Сәдака бирим, изгелек кылыйм, дигән нияттә узса, моннан зыян юк дип уйлыйбыз.

Зиратта урын алып калуга килгәндә, монда җирле халык белән сөйләшеп-киңәшләшеп, бер уртак фикергә килергә кирәк. Диндә тыю юк. Кайбер зиратларда җир сатыла бит. Алдан сатып алсагыз, зыяны юк.

Әгәр «Яңа мулла килде дә бөтен әйберне тыя» дигән автор безнең белән элемтәгә керсә, без бу очракны конкрет тикшерер идек.

 – Социаль челтәрдә Чаллыдан Рафик хәзрәт Миннәхмәтовның  «Кешегә килгән кайгыларга гөнаһлар сәбәпче» дигән видеосын карагач, сезгә соравымны юлларга булдым.  Балам сукыр, мин – әни кеше, балам сукыр туганга мин гаеплеме инде? Мондый вәгазьләрне гаиләдә дошманлык тудыру өчен дөньяга чыгаралармы?  Вәгазь ахырында:  «Синең атаң-анаң гөнаһлары өчен син сукыр», – дип әйтелде.  Минем нинди гөнаһым өчен – беркем дә әйтә алмый. Безнең Аллаһ бүләгебез ул бала. Кеше рәнҗетеп, үзләре өстенә гөнаһ алмыйлармы соң андый хәзрәтләр? 

 Ләйсән Харасова

 – Андый вәгазьне күрмәдем. Эчтәлеге буенча берни әйтә алмыйм. Авыр сүзне күңелегезгә якын алмагыз. Аллаһы Тәгалә кайгыны кемгәдер – газап өчен, кемгәдер сынау буларак җибәрә. Мәсәлән, Әхмәт Фарук Сирхиндиның «Мактубат» китабында: «Кайбер кешеләр бар, Аллаһ аларны ярата, әмма алар үз гыйбадәтләре белән үсмиләр, үзгәрмиләр», – диелә. Мәсәлән, намаз кылса да, башка гыйбадәтләрен кылмый. Шуңа күрә Раббыбыз, андый дин кардәшләребезне яратканга күрә, сынаулар җибәрә. Шушы сынаулар аларның рухи дәрәҗәсен күтәрсен өчен. Бу мәсьәләне дөрес аңларга кирәк. Төрлечә була. Ә Ләйсән ханымга сабырлык телим. Аллаһы Тәгалә аның игелеген кабул итсен, аңа һәм аның газиз баласына җан тынычлыгы бирсен, ярдәменнән ташламасын, дигән теләктә калам.

– Камил хәзрәт, сер түгел, мәчетләргә Азия һәм Кавказ халыклары да күп йөри. Заманында нәкъ менә аларны истә тотып, халыкны күбрәк җәлеп итү өчен, мәчетләрдә вәгазьләрне русча уку башлаган иде.  Бу уңайдан газета укучылардан да зарлар күп килде. Хәзер исә Диния назәрәте, киресенчә, татар теленә басым ясый башлады, ислам телне саклау һәм үстерү өчен төп чараларның берсенә әйләнде. Мәчетләрдә бүген бу уңайдан вазгыять нинди? Башка милләт халыклары мәчетләрдә татар теленә өстенлек бирүне ничек кабул итте? Бу кеше санын киметмәдеме?

 – Баштарак зарланучылар булды, чыннан да. Аның каравы хәзер без рәхмәт сүзләре ишетәбез. Күптән түгел Алабугадан берәү миннән гафу үтенде: «2017 елда бу карар чыккач, сезгә каршы сүз сөйләдем, сүктем, аңламаганга күрә иде ул. Бер ел узгач, туган телемне аңлый башлаганымны сизми дә калганмын икән. Вәгазь тыңлаганда шундый фикергә килдем», – диде. Шулай да соңгы пленум утырышларының берсендә «Борнай» мәчетендә вәгазьләрне рус телендә алып бару турында мәсьәлә каралды.  Рөхсәтне бирдек, татар телен аңламаган мөселман кардәшләребез шунда йөри ала. Кызганычка каршы, татарларның байтак өлешендә милли һәм дини үзаң түбән дәрәҗәдә. Югыйсә рухи мирасыбыз шундый бай! Иске китапларга, тәфсирләребезгә күз салсак, анда «Казан мөселманнары телендә» дип язылган. Димәк, шушы мөселман мохитендә яшәүче Казан татарлары телендә. Ягъни татар теле ул татарларныкы гына түгел, ә Казанда яшәгән бөтен мөселманнарныкы булган! Шуңа күрә башкаларга ияреп, ярарга тырышып, без үз туган телебезне онытсак, динебез дә калмас. Бу – минем фикер генә түгел, Татарстанның барлык мөхтәсибләре дә шундый ук фикердә тора. Шуңа узган елны без республикада Туган тел елы дип игълан иттек һәм бу өлкәдә күп эшләр башкардык.

– Вәгазь дигәннән, сез үзегез булган мәчетләрдә аны кыска, әмма үтемле итәргә тырышасыз. Әмма кайбер ашларда аны шундый озак итеп укыйлар. Вәгазьнең вакыты бармы? Күпме булырга тиеш ул? Әзер вәгазьләр бармы?

 – Вәгазьнең дәвамлылыгы кешесенә, ихтыяҗга, сорауларга карап билгеләнә.  Сораучылар күп булса, әлбәттә, озынрак була. Мисал өчен, пандемия аркасында җомга вәгазьләрен, киресенчә, кыскарттык.  Гомумән, имамнарга ярдәмлек булсын дип, нәзарәт «Шура» журналын чыгара. Бу атаклы басманың инде 100 еллык тарихы бар, без аны берничә ел элек кабат чыгара башладык. Анда һәр җомга өчен төрле темаларга әзер вәгазьләр бастырыла. Журналны чит төбәкләрдә дә сорап алалар.

 – Кешене, бигрәк тә яшьләрне дини тәгълимат биреп кенә дингә җәлеп итү авыр. Сүзең үтемле булсын өчен белем дә кирәк. Имамнарның тормыш белемнәре: дөнья вакыйгаларыннан хәбәрдарлыгы, актуаль сорауларга җавап бирү сәләте, ораторлык осталыгы искә алынамы?  Бу уңайдан нинди эшләр алып барыла?

 – Мәдрәсәләрдә чыгыш ясау сәнгате буенча дәресләр бирелә. Әхмәтһади Максудиның «Бәләгать» китабы дәреслек булып тора. Урысча әйтсәк, «красноречие». Тик читтән торып укып кына, әлбәттә, бу осталыкны үзләштереп бетереп булмый. Көндезге бүлектә укыган шәкертләр матур итеп вәгазьләр сөйли белә.

– Сез − яшь мөфти. Әле мөфтилеккә алынган гына чорда бөтенләй яшь идегез. Заманча технологияләрне актив кулланасыз. Без моны күрәбез. Ә дин әһелләре чагыштырмача өлкән яшьтә. Сезгә алар белән уртак тел табу кыен түгелме? Һәм, гомумән,  яшь имамнар мәчетләргә йөрүче өлкән абыйлар белән мөнәсәбәтләрне ничек урнаштыра? Буыннар конфликты бармы?

– Буыннар конфликты – һәр заман өчен хас күренеш. Хаклык ике якта да булырга мөмкин. Нишләргә? Мисал өчен, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы составында яшь галимнәр дә бар, өлкән имамнар да. Олыларның тормыш тәҗрибәсе бай, яшьләрдә гыйлем көчле. Шуңа күрә бездә Аксакаллар шурасы һәм Казыйлар шурасы бар. Теге яки бу бәхәсле мәсьәлә килеп чыкса, уртага салып, бергә җыелышып, һәр якның фикерен истә тотып, бер карар чыгарабыз.

– Заман дин гыйлеменә үзгәрешләр кертә аламы? Әллә ул – «катып калган догма»мы?

 – Гыйбадәтләр үзгәрми. Ә менә динебезне аңлату, тарату ысулы үзгәрә ала. Элек мөнбәрләрдән сөйләсәк, хәзер интернетны куллана алабыз. Шушы максаттан чыгып, «Хозур ТВ» телеканалын ачтык, төрле сайтлар, «Азан» радиосын булдырдык, онлайн мәдрәсәне эшләтеп җибәрдек. Социаль челтәрләрдә дә тырышып эшлибез. Дин шул ук, халыкка җиткерү ысулы гына төрле булырга мөмкин.

– Кияүгә чыккан хатыннарны мәҗбүри намазга бастыралар, яулык яптыралар. Моңа фикерегез нинди? Мәҗбүриләү булырга тиешме?

Халидә

 – Дөресен генә әйткәндә, андый әйберләргә ышанмыйм. Безнең татар хатыннары, теләсәләр, ирләрнең үзләренә дә яулык яптыра ала. (Көлә). Җитди итеп әйткәндә, әлбәттә, ир-ат үз хатыны өчен җаваплы. Ул матур итеп, ипле генә итеп, хатынына динне аңлатырга тиеш. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ир кеше, тырышып та, хатынын намазга бастыра алмаса, гаепле түгел. «Әт-Тәхрим» сүрәсенең 10 нчы аятендә болай диелә (мәгънәсе): «Аллаһ Нухның (галәйһиссәлам) хатыны белән Лутның (галәйһиссәлам) хатынын кяфер булганнар өчен үрнәк итеп китерде. Алар икесе дә колларыбыздан (Нух һәм Лут (галәйһимәссәләм) кебек) ике колның никахларында иделәр, ләкин (иман китермичә,) аларга хыянәт кылдылар. Аларның икесе (ягъни ирләре) Аллаһтан бернәрсә белән дә аларга файдалы була алмадылар. Шулай итеп (Кыямәт көнендә аларга): «(Җәһәннәмгә) Керүчеләр белән бергә икегез дә утка керегез!» – диеләчәк». Шуннан ук 11 нче аятьтә тагын бер мисал китерелә (мәгънәсе): «Аллаһ иман итүчеләр өчен фиргавеннең хатынын үрнәк итеп китерә. Менә ул: «И Раббым! Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал! Мине фиргавеннән һәм аның (көферлегеннән, Синнән башкага гыйбадәт һәм кешеләрне гаепсез хәлдә җәзалау кебек) гамәленнән коткар! Залим кешеләрдән дә мине коткар!» – дигән иде». Ягъни хәтта зур пәйгамбәрләрнең дә хатыннары динсез булган һәм зур кәфернең хатыны мөэминә булган.

– Авыллардагы мәчетләрне кем тота? Хуҗалык чыгымнарын, имамнарга хезмәт хаклары түләүне кем күтәрә? Күп вакытта хәйриячеләр дә табыла, мәчет төзергә ярдәм итәләр.

 – Безгә сәүдәгәрме, эшмәкәрме, мәхәлләме мәчет төзисебез килә дигән тәкъдим белән килсә, без аларга юридик ярдәм күрсәтәбез. Ләкин бу мәсьәләгә системалы карарга кирәк. Мәчетне төзү – бер, ә аны кем тотар? Шуңа мәчет төзелә башланганчы ук, без аның спонсорына алдан ук әйтеп куябыз: мәчет төзеп кенә эш бетми әле, аны карап торырга кирәк, расходларын исәптә тотарга, халыкны җәлеп итәргә кирәк, шулай булгач, имамыгыз кем була, дип сорыйбыз. Аны алдан ук уйларга кирәк. Читтән торып булса да, егетнеме-бабайнымы мәдрәсәдә укытырга кирәк булачак. Мәчет кырыенда имам йорты да салынырга тиеш. Мәчеткә барыбыз да мохтаҗ, ул мөфтияткә генә кирәкми. Намаз укымаучы кеше дә, кимендә өч тапкыр мәчеткә мөрәҗәгать итә бит: бала тугач, никах укытканда һәм соңгы юлга озатканда. Имамнарга хезмәт хакы түләү дә мәчет хисабыннан каралган. Сәдакадан кергән акча хисабына, мәсәлән.

– Камил хәзрәт, яшь имамнарга хезмәт хакы түләү, социаль шартларын карау мәсьәләсен хәл итсәгез иде. Диния нәзарәте исеменнән хаҗга барган имамнар да юк дип беләм. Бу мәсьәләне дә уңай хәл итәрсез дип ышанасы килә.

Илһам хәзрәт,

 Балык бистәсе районы Таулар мәхәлләсе имамы

– Килешеп бетә алмыйм. Әйе, 10 ел элек Согуд Гарәбстаны короле тарафыннан хаҗга бушлай бару мөмкинлеге тудырыла иде, республикадан дин кардәшләрне җибәрә идек. Хәзер, кызганычка каршы, андый мөмкинлек юк, чакырулар тукталды. Шулай да имамнарны хаҗга бушлай җибәрү мөмкинлекләрен карадык, җибәрдек. Былтыр юк, әлбәттә, пандемия аркасында хаҗ булмый калды бит. Аңа кадәр йөзәр кеше җибәрелә иде.

Хезмәт хакы мәсьәләсенә килгәндә, бу безне борчый торган иң авыр мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әйткәнемчә, мәчет төзелә башлаганчы ук, без бу сорауны спонсор алдына куябыз. Үзебез дә төрле юлларын карыйбыз. Мисал өчен, Уставка аерым үзгәрешләр керттек, хәзер мөфтият мөхтәсибәтләргә берникадәр финанслар җибәреп тора, грантлар белән булыша. Пандемия чорында мохтаҗ имамнарга 3 тапкыр матди ярдәм күрсәттек. Әлегә, бүгенге вазгыятьтә, кызганычка каршы, һәр имамга даими рәвештә хезмәт хакы түләргә мөмкинлек юк. Шуңа күрә хәзрәтләрне һаман саен сүгеп торган кешеләр үз сүзләрен уйлап сөйләсен иде: имамнарга хезмәт хакы түләнми, ләкин аларның да укый торган балалары, мохтаҗ гаиләләре, тотарга кирәк булган йорт-хуҗалыклары, карт әти-әниләре бар. Хәзрәтләребез арасында намуслы, ихлас кешеләр бик күп, алар, төрле каршылыкларга карамастан, халыкны дингә чакыра, гыйлем бирә, мәчетне карый, хәтта кайчак үз кесәннән чыгарып, коммуналь хезмәтләрне дә түли…

– Хәләл һәм хәрәм акча була, диләр. Ничек аерырга? Мисал өчен, акча отсаң, аны нишләтергә?

Әлфирә

– Тыелганнардан тыелып табылган мал хәләл була. Ә, мәсәлән, аракы сатып акча эшләү хәрам була. Гарарга (билгесезлеккә) нигезләнеп табылган акча (процентка акча бирү, акча уйнату, төрле уеннар һ.б.) эшләү дә тыела. Шуңа күрә лотерея белән акча оту да хәләл түгел. Ә менә кибетләрдә акция кысаларында «бонус» буларак бирелгән бүләкләрдән зыян юк.

– Бүген барыбыз да кредитка яши, ипотекага алынган фатирларда тора. Тик дин мондый тормыш рәвешен тыя.  Татарстанда хәләл банк системасы кайчан ныклап тормышка ашырылыр икән?

 – Башка төбәкләр белән чагыштырсаң, бездә хәлләр яхшырак әле. Ислам банкы булмаса да, хәләл финанслар табарга мөмкин. Амаль финанс йорты эшли, «Ак барс»та хәләл ипотека алып була. Гади ипотекага килгәндә, ул тыела. Риба (процент) динебездә рөхсәт ителми.

– Дус кызым берничә ел элек ире белән аерылганнан соң авыр хәлдә калды. Яшүсмер улының проблемалары килеп туды. Шул вакытта ул: «Башка диннәрдә юлдан язу алдында торган балаларны тәрбияли торган урыннар, вәгазьләре белән туры юлга бастыра торган дин әһелләре бар, ә мөселманнарныкы нигә юк икән?» – дип ачыргаланган иде. Татарстанда хәзер андый авыр хәлдә калган гаиләләргә, яшүсмерләргә  ярдәм итә торган үзәкләр юкмы ул? Булса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Г.Дәүләтшина. Казан

 – Күп алар бездә. Беренчедән, мәдрәсәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларның интернет челтәрендә сайтлары бар, табып була. Моннан тыш, нәзарәтнең «Зәкәт» хәйрия фонды бар. Телефоны: 225-33-22. Анда мохтаҗ гаиләләргә бик күп төрле ярдәмнәр күрсәтелә: матди яктан дисеңме, азык-төлекләтә булсынмы… Балтачта малайлар өчен «Ярдәм» мөселман пансионаты эшләп килә. Әгәр киңәш кирәк булса, бездә «Даруль ифта» дип исемләнгән колл-үзәк эшли: 8-800-222-76-67. Шалтырату бушлай.

 – Димләп, яратмаган кешемә кияүгә чыктым. Аерылышу турында уйламыйм, инде балаларыбыз да буй җитте. Җәннәттә яраткан кешеләрең белән бергә буласың, диләр бит. Мин иремне яратмагач, җәннәткә эләксәм, ялгыз буламмы инде?

 Исемем редакция өчен генә

– Җәннәттә бәхетсез кеше булмый.

– Хәзер ата-аналарның күпчелеге балаларны телефоннан аерып алып булмаудан зарлана. Сезнең гаиләдә ничегрәк: балаларга телефон кулланырга,  уйнарга рөхсәт итәсезме? Алар социаль челтәрләрдә теркәлгәнме? Балаларны телефоннан ничек биздерергә кирәк дип уйлыйсыз?

А.Кәримова. Чаллы

– Бу – бәхәсле сорау, катлаулы мәсьәлә. Хәзер бит балаларга мәктәптән өй эшләрен дә «ватсап»тан җибәрәләр. Димәк, баланы телефоннан аерып булмый. Ләкин без үз гаиләбездә бер юл таптык: телефон өчен махсус программа бар, ул телефонны вакытыннан артык куллануга чик куя. Ягъни көненә фәлән кадәр генә эшли дә аннан аны кулланып булмый. Ләкин иң беренче чиратта балаларны тәрбияләргә кирәк. Без – алар өчен үрнәк. Бергә утырып китап укыгыз, уеннар уйнагыз, аралашыгыз, урамга чыгып керегез. Шул чакта аңа тере аралашу телефонда утырудан кызыграк булачак.

– Сәдаканы мәчеткә бирү саваплымы, мохтаҗларгамы?

Рөстәм

– Мәчетләр дә сәдакага мохтаҗ. Алдарак әйтеп киттек инде. Аларның да торышын уйларга кирәк. Якты, җылы, җыештырылган, төзек мәчетләргә килеп керү һәрберебезгә рәхәт бит! Шуңа күрә мәчетләргә бирү дә, үзегез таныган мохтаҗларга бирсәгез дә саваплы.

– Камил хәзрәт, без сезнең белән Татарстан мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйга – Татарстан мөселманнары корылтае алдыннан очрашабыз. Белүебезчә, сез анда мөфти вазыйфасына бердәнбер кандидат буларак тәкъдим ителдегез. Сайланган очракта, киләсе дүртьеллыкка нинди план-программа белән керәсез? Үзегез өчен төп бурычларны нинди дип билгелисез?  

 – Төп максат – эшебезне дәвам итү. Коръәнне өйрәнү, мәгарифне һәм фәнне үстерү, яшьләр белән эшләү, хәйриячелекне алып бару, нәшрият эше – болар барысы да Татарстанда исламның үсешен билгели торган эш юнәлешләре. Конкрет проектларны да тормышка ашырасы бар: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзекләндерелә, аның илебездә дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Көн кадагында Казанда татар телле мәктәп төзү мәсьәләсе тора. Алабугада «Ихсан» мәктәбе узган елда ачылды, Әлмәттә «Нур» мәктәбе эшли. Аллаһы боерса, Түбән Камада һәм Чаллыда да шундый мәктәпләрне булдыру исәбе бар. Ягъни безнең бу өлкәдә тәҗрибәбез тупланган инде. Халыкта гыйлем булса, галимнәребез эшләсә, өммәттә таркаулык булмаячак. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Аллаһ Тәгаләнең бөеклегеннән коллары арасыннан бары тик галимнәр генә курка». Ягъни надан кеше Аллаһтан курыкмый, һәм киресенчә, кеше тәкъва  булсын өчен, аңа гыйлем эстәргә кирәк.

– Татарстанда яңа митрополит билгеләнде. Аның белән мөнәсәбәтләр ничек урнашты?

– Аллаһка шөкер, без тату яшибез. Алар безнең эшчәнлеккә кагылмый, без – аларныкына. Шул ук вакытта уртак планнарыбыз да бар. Спорт булсынмы, мохтаҗларга ярдәмләшүме… Кызганыч ки, җәмгыятьтә бергәләшеп хәл итәргә кирәк булган рухи проблемалар әлегә җитәрлек.

 – Быел уразада күмәк ифтарлар оештыру каралганмы?

– 7 майда республикакүләм ифтар оештырылачак. Аллаһ боерса, яңа мәйданчык – «Казан Экспо» турында уйлыйбыз. Казанда тагын 46 мәчеттә ифтарлар булачак. Егермедән артык мәчеттә ул көн саен оештырылачак. Мохтаҗларга, сукбайларга да ифтар җыелмаларын тарату каралган. Гомумән, нәзарәт республикада традиция буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дигән хәйрия марафоны игълан итәчәк. Рамазанны ихласлык белән каршы алучы дин кардәшләреребез бөтен игелекле башлангычларда катнаша ала. Нәзарәтнең сайтында бөтен мәгълүмат бар.

– Мәет ярдыру мәсьәләсе шактый бәхәсләр уята. Өлкән яшькә җитеп үлгән кешеләрне ярдырудан зарланалар. Бу сорау буенча нинди дә булса яңалыклар юкмы? 

– Аллаһка шөкер, бу сорау хәл ителде, дия алабыз. Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы тырышты. Аларга рәхмәт. Закон буенча мәетне мәҗбүри ярдыруның берничә очрагы бар: кеше үз үлеме белән үлмәсә, хатын-кыз бала тапкач үлеп китсә һ.б. Әгәр үлемнең очрагы шушы законда күрсәтелгәннәрнең берсенә дә туры килмәсә, мәетнең якыннары, аны ярдырмауны сорап, гариза язарга мөмкин.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү