Эльвира Хамматова: «15 тукталыш буе ишеккә сыланып бардым…»

Серле, гүзәл Казан кичләре кемнең генә башын әйләндермәде икән? Зур калада адашканнар да шактыйдыр. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары Казан белән танышканда нинди кызык хәлләргә юлыккан икән? Татарстан башкаласы белән танышып бетә алганмы алар? Без әнә шулар хакында сораштык.

Эльвира Хамматова, җырчы:

– Мин татар мәктәбендә укыдым, гаиләдә дә гел татарча сөйләштем. Сүземне шуннан башлыйм әле. Кечкенә чактан ук Казан турында хыялланып үстем. Һәм тәүге тапкыр Казан дәүләт технология университетына укырга керергә дип килдем. Соцаиль өлкәдә белгеч булырга. Кая инде анда татар теле! Баштагы мәлләрдә русча аңламыйча, лекцияләр яза алмыйча интектем. Имтиханнарга бөтен әйберне башыннан ахырына кадәр ятлап әзерләнә идем. Шәһәрне дә белү юк. Беренче көн укырга барганым әле дә истә. Тукталышка кадәр апа озатып куйды. Аннан, утырыргамы, юкмы дип торган җиремнән 98 нче маршрут автобуска этеп кертте. Шыгрым тулы иде ул. Ишеккә сыланып диярлек бастым да, 15 тукталыш буе бардым. Үзем, кирәклесен үтеп китмәсәм ярар иде, дип куркып, башкалардан кат-кат сорадым. Хәзер инде Казан – минем өчен башка төрле, якын шәһәр. Кая барсам да, сагынып кайта торган кала. Диңгез буен үлеп яратсам да, Казанымны башка шәһәргә алыштыра алмас идем.


Фикер өстәү