Бакчачы-блогер: Химик препаратларны җимеш агачларына дүрт тапкыр сиптерү кирәк

– Корткычлардан саклану өчен, җимеш агачларына, куакларга химик препаратларны кайчан сибәргә? Нәрсә сипсәң әйбәтрәк?

Галия Бикмуллина. Питрәч районы

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.

– Бөтен хасиятен туры китереп эшләүче тәҗрибәле бакчачылар җимеш агачларына дүрт тапкыр сиптерә. Беренче тапкыр һава температурасы төнлә 0дән түбән төшми башлагач, бөреләр уянганчы, сиптерергә кирәк (нәкъ менә шундый чор хәзер). Синоптиклар фаразына карап эшләсәгез әйбәтрәк. Ник дигәндә, сипкәннән соң 3–4 көн аяз торырга тиеш. Башта корыган, карт ботакларын кисегез, кәүсәләрен чистартыгыз. Беренче тапкыр өч процентлы бордос катнашмасы сиптерегез. Агачның бөтен җирен коендырырга, хәтта кәүсә әйләнәсендәге җиргә дә сибәргә кирәк. 10 литр суга 70 грамм мочевина, 50 грамм бакыр купоросы кушып, агач-куакларны шушы эремә белән коендырып алырга да була. Икенче мәртәбә бөреләре бүртеп шартлагач, яфраклары ачыла башлаганчы, сиптерергә. Бу юлы Искра, Актара, Инта-Вир кебек препаратлар белән эшкәртү әйбәт. Өченче тапкыр чәчәк бөреләре барлыкка килгәч, әмма ачылганчы Карбофокс эремәсе (10 литр суга 70 грамм) бөркү әйбәт. Дүртенче мәртәбә чәчәк атып бетергәч, кечкенә җимешләре барлыкка килгәч шул ук Искра, Актара сиптерергә мөмкин.


Фикер өстәү