Рәфис Атаказ: «Телем адаштырмады»

Серле, гүзәл Казан кичләре кемнең генә башын әйләндермәде икән? Зур калада адашканнар да шактыйдыр. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары Казан белән танышканда нинди кызык хәлләргә юлыккан икән? Татарстан башкаласы белән танышып бетә алганмы алар? Без әнә шулар хакында сораштык.

Рәфис Атаказ, блогер:

– Казанга тәүге тапкыр мәктәптән соң, институтка укырга керергә килдем. Әни белән килдек. Транспортка бәйле кызык, сәер, уңайсыз хәлләр булмады  кебек. Автобуста йөри белә идем, калганын өйрәндем инде шунда. Мин – бик аралашучан кеше бит. Телем бар, кирәк икән – сорыйм, адашып йөрмим. Бүген исә барысы да интернетта – сорыйсы да юк. Ә хәзер минем өчен Казан –  гап-гади, ләкин бик матур шәһәр. Әллә ни искитәрлек урын димәс идем. Шул гына.


Фикер өстәү