Татарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар

Татарстанда бер тәүлек эчендә дүрт торак пунктта 79 йорт яны участогын судан чистартканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Узган тәүлектә республикада су 52 дән 190 см га кадәр күтәрелгән. Казандагы Киндер елгасында, Югары Ослан районындагы Сулица һәм Кайбыч районындагы Бәрле елгаларында катлаулы хәл саклана.

Су баскан 40 йорт яны территориясе, биш түбән күпер һәм бер грунт юлы кала. Столбище авылында — 20, Куралово авылында — 9, Мирный бистәсендә — 6, Тимофеевка бистәсендә — 3, Аки бистәсендә һәм Олы Күккүз авылында берәр территория су астында әлегә.

10 апрельгә Азнакай районының Тумутук торак пунктында 1 түбән күперне су басу фаразлана.

 


Татарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ