Риман Гыйлемханов: Депутатлар арасында ярлы-ябагай күренмәве шикләндерә

Төрттереп сөйләмәсә, Разил Вәлиев үзе булып кала алмас иде. Алар, гомумән, ягы белән шундый. Мин Түбән Кама районының Шәңгәлче, Ташлык авылларында туып үскән дусларны күз алдында тотам. Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин, Рафаэль Сәхәбиев, Зөлфәт Хәким, Гамил Әсхәдуллаларны гына атасам да, шул як кешеләренең кешечә сөйләшә белмәве аңлашылыр. Алар кешедән генә түгел, үзләреннән дә көлә белә.

Күптән түгел Разил «Инстаграм»га бер кызыклы гына язма куйган иде. «Кәнәфи бәйрәме» дип атаган. Әлеге «бәйрәм» хакында минем ишеткән бар иде инде.

Кыскасы, зур бәйрәмнәр уңаеннан Разил үзенең Дәүсоветтагы эш бүлмәсендә дусларына чәй эчертә торган иде. Чәй табынына бер кырыем белән үземнең дә эләккәләгән булды. Олпат кешеләр белән гәп сатып, сүзгә кысылып утыру зур мәртәбә иде миңа. Беркөнне, гадәтенчә, ниндидер бәйрәм уңаеннан, табын әзерли башлый Разил. Өстәлендә таралып яткан бихисап телеграммаларны, котлау открыткаларын җыеп ала да үзе утырган кәнәфигә илтеп куя. Моны карап торган Туфан ага Миңнуллин: «Нигә аларны кәнәфигә өйдең, башка урын юкмыни?» – ди.

– Әй, Туфан абый, – ди Разил, – бу котлау кәгазьләренең  туксан тугыз проценты миңа түгел, кәнәфигә килә бит. Әйдә, шуның өчен берне тотып куйыйк әле!

Инде ничә еллар узса да, Разилның шушы тостын елмаеп искә төшерәм. Шул ук вакытта күңелгә төрле уйлар да килә. Бер караганда кәнәфи дигәннәре һәркем тормышында зур роль уйный бит. Әйе, җитәкчелектә ниндидер урын алып утырган кешенең үзен түгел, кәнәфиен хөрмәт итү гадәте яши бездә. «Урын кешене боза» дип юкка гына әйтмиләрдер.

Бер бүлектә эшләп, бер бүлмәдә утырган танышларымның берсен җитәкче итеп куйганнар иде. Икенче көнне бүлмәдәшләренә: «Яңа хуҗа ничек?» – дип шалтыраттым.

– Әле кичә генә һәрберебез белән кул биреп күрешкән иде, бүген: «Саумысыз, егетләр!» – дип яныбыздан выжлап кына узып китте, – диделәр.

Кәнәфи биләп утырган кешене гаепләү бик үк дөрес нәрсә түгелдер ул. Бит җитәкче кул астындагылар белән ниндидер «дистанция» сакларга тиеш. Тик менә шушы «дистанция» дигәннәре һаман да зурая, ике ара һаман да ерагая барып, кәнәфи дә кул җитмәслек була башлый. Дөнья исә икегә бүленә: тормыш аста бер төсле, өстә икенче төслегә әйләнә һәм өстәгесе, әлбәттә инде, әйбәтрәк. Шулай булмаса кәнәфи өчен гомер буе көрәш-талаш бармас иде. Инде килеп, югары урында утыру һәркемнең кулыннан да килми әле ул.

Алмаз Хәмзин берара Татар дәүләт филармониясе директоры урынбасары булып эшләгән иде. Һәр көнне моның бүлмәсенә елмаеп килеп керәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Алмазның күңеле үсә: менә нинди хөрмәтле кеше икән бит ул! Әмма бераз вакыт узуга кәнәфидән күңеле кайта, баксаң аның янына йә берәр документка кул куйдырырга, йә пичәт суктырырга гына кереп йөргәннәр икән бит! «Елмаюлары чыгарга дип ишек тоткасына тотынганда ук бетә иде», – ди Алмаз. Да, Алмаз туган, Ходай сине кәнәфи кешесе итеп яратмаган шул. Урынга омтылучылар алар – башка токым. Алар югарыда утыру өчен яратылган. Алар моны сизә һәм гомер буе югарыга үрмәлиләр.

Интернетта язылганнарга бик үк ышанып бетмим. Әмма бер көнне депутатлыкны сатып алып булуы турында язма күзгә чалынды да уйга калдым. Хәтта суммасын да язганнар.  Ничек итеп икәнен белмим, мандатны сатып алып булуга да ышанасы килми. Әмма депутатлар арасында ярлы-ябагай күренмәве барыбер шикләндерә.

Минем кәнәфи өчен тост әйтәсе дә килгәләп китә әле. Россия халкы патша үлгәч, патшасыз ничек яшәрбез, дип зар елаган ди. Җитәкчеләр кирәк. Якты киләчәккә юл күрсәтүче булмаса, без көтүчесез калган сарыклар хәленә төшәр идек. Тик менә югарыда утырган кеше кәнәфиенә лаек булсын иде ул! Әйдәгез, шуның өчен!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү