Шушы көннәрдә җырчы-башкаручы, мөселман бәйрәмнәрен алып баручы Ильяс Халиков “Мөнбәр” дини театры белән берлектә Казан тамашачысына театральләштергән тамаша күрсәтте.
Дини чараларга халыкны чакырып китерү җиңел түгел. Шуңа да Ильяс үзе дә, концертка әзерләнгәндә шәрә кызлар биюе белән җәлеп итеп булмый, шоу ясый алмыйбыз инде. Иҗатымны яратып килгән тамашачының саны мөһим түгел, дигән иде ул. Шушы тамашадан кайткач бер генә кеше дә уңай якка үзгәреп, дингә баса икән, аңа шул җитә!
Бу чара ниндидер зур мәҗлесне хәтерләтте. Залда затлы, матур итеп киенгән мөселман хатын-кызлары, янәшәсендә кәләпүшле ирләр. Ниндидер җылылык, матурлык бөрки алар. Тамашачылардан сибелгән нур, сәхнәне дә җылыта. Ә сәхнәдән ишетелгән вәгазьләр, дини җырлар күңелне айкый. Берара күңел дулкынлана. Ә аннары исә, ләззәтләнеп ял итәсең.
“Мөнбәр” театры артистлары чыгышы, Ильяс Халиковның мәгънәле җырлары белән үрелеп барды. Ә тамаша быел “Мәдрәсә– белем чишмәсе” дип атала иде. Монда мәдрәсә белем алучы шәкертләр тормышы тасвирланды. Уйландыра торган минутлар күп булды. Тамаша аша тәрбия дәресләрен дә тыңладык. Ильяс башкарган җырларның сүзләрен барысын да диярлек хатыны Нурфия яза. Ә ул шигырьләрдәге сүзләр бар күзәнәгеңне уята. Залда утырганда тормышның кадерен дә аңлыйсың, сәламәтлекнең иң зур бүләк икәнлегенә тагын бер кат инанасың. Кыскасы, дин юлында булуның шулкадәр рәхәт, кирәкле һәм саваплы эш икәненә дә төшенәсең.
Концертта Ильяс Халиков иҗатына зур бәя бирделәр. Якташлары да килгән иде. Алар аңа үз авылына илтүче сукмакны тасвирлаган картина бүләк иттеләр. Кая гына барсаң да, туган як җылы сине саклап йөртсен, диделәр. Иҗатының иң беренче адымнары да Мамадышта башланган аның. Казандагы дуслары да алкышларга һәм матур сүзләргә күмде. Шунысы гаҗәп – бу концерттан ашыгып чыгып китүче булмады. Сәгать төнге 11 нче ярты булуга карамастан, халык әле урыннан да кузгалмый иде. Бу тамашаны Коръән аятьләрен укып тәмамладылар. Залдагылар исә, кушылып дога кылды.
Янәшәмдә утырган Сәйдә абыстай Аппакова да бик тәэсирләнгән иде. Ул монда берничә ахирәте белән килгән.
– Бу чараны 35 ел көткән идем. Бик сөенеп утырдым. Ярый әле, килгәнмен, – диде ул.
Биредәге һәркем үзенә рухи азык алды булса кирәк. Ә кайбер бәхетлеләр исә, лотореяда да җиңү яулады. Бик күп тамашачыга мөселман киемнәре кибетеннән сертификатлар тапшырылды. Иң төп бүләк Халиковлар гаиләсеннән иде. Бер бәхетле тамашачы корбан бәйрәменә сарык алу өчен сертификат отты.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat