Бер үк көнне өч малай тапкан әни: Хәзер без туган көнне бер көндә, өч бүләк алып уздырабыз

Кукмарада яшәүче Айгөл Тимуршина бик бәхетле әни. Ул өч малаен да бер үк көнне тапкан. Тик еллары гына башка.

– Беренче улымның УЗИ туу вакытын 10 июнь дип куйды. Нәкъ шул көне туды да. 2008 ел иде ул. Улыбызга Искәндәр дип исем куштык. Аннан соң тагын 5 елдан, 10 июнь көнендә икенче улыбыз Җиһангир дөньяга килде. Тагын алты елдан шул ук көнне Әмирханны алып кайттым. Хәзер без туган көнне бер көндә, өч бүләк алып уздырабыз. Дуслар саны да өчкә күбрәк була, – ди ул.

Әниләре уллары белән горурлана. Олысы “Идел” бию ансамбленә йөри икән. Әнисенең – уң кулы ул. Кече энеләрен карау аның өстендә. 5-6 яшендә ук энесенә иптәш булган. Хәзер инде Җиһангир белән бергә Әмирханны яратып үстерешәләр икән.

– Бик тә бәхетле булып үсүләрен телим. Иң мөһиме – авыртмасыннар. Миңа шул җитә, – ди Айгөл.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү