“Исән дә калыр иде, ишек ачылмады”

Кичә Биектау районының Олы Битаман авылында янгын чыккан. Йорт, сарай, мунчасы белән бөтенләй янып беткән. Янгында 60 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Әлеге кеше Казанда яшәгән, вакыт-вакыт авылга да кайткалап торган.

– Әлеге ир-ат кыш көне дә кайткалап йөрде. Ул чакта да әзрәк караштыра идем. Эз күренмәсә, борчылып капка төбенә дә барганым бар. Тик ул озак тормый иде. Казанга гаиләсе янына китеп тә торды. Бу юлы ул үзе генә кайткан булган. Исерек килеш күргәнем булмады, күршеләре белән дә дус яшәгән. Кызганыч, үзен коткара алмадык. Көпә-көндез булган хәл бит әле! Йорт 12дә яна башлады, – ди Олы Битаман авылы җирлеге башлыгы Алмаз Әминов. – Эчкә кермәкче идек. Ишекне ачып булмады. Эчтән нәрсә беләндер терәтеп куйган. Аннары инде ут бөтен җирне камап алды.

Ут як ике күршегә дә күчәсе була. Бәхеткә, “Битаман” колхозы ярдәмгә килә. Аларга рәхмәт, ди Алмаз Әминов.

– Соңгы елларда авылда өч янгын очрагы булды. Барысы да вакытлыча яшәүче кешеләрдән чыга. Битарафсызлыкмы, аңламассың. Мондый күңелсез хәлләргә йөрәк әрни. Кеше гомерләре кызганыч. Әзрәк, игътибарлы булсалар иде, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү