Тәрәз төбем саен …кыяр, борыч

Яз җитүгә тәрәзә төпләрендә кыяр да өлгерә хәзер, помидор да җитешә. Ә менә Теләчедә яшәүче Рәйхана Имамиеваның борычы кызарган.

– Кыш көне борыч ашадык та, шуның орлыкларын гөл төбенә төрткән идем. Берничәсе чәчәк атты да коелды, борычланмады. Монысы үсте. Кызарып та утыра, – ди ул.

Казанда яшәүче журналист Эльмира Сәлахова улы Азат белән инде күптән кыяр ашыйлар.

– Тәрәзә төбендә кыяр үстергәнем юк иде. Быел улыма да кызык булыр дип, утыртып карадык. Әллә ниләр эшләмәдек, җир сатып алдык та утырттык. Кыярга кар суы сибәргә тырыштык. Шөкер, инде авыз иттек. Баксаң, тәрәзә төбендә кыяр үстереп була икән, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү