Марат Хөснуллин – яшьләргә: “Минем җитәкчеләрем яхшы булды”

Президент Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү –Татарстан күпере” VI Мәскәү яшьләр форумында катнашты. Әлеге чараны Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Форумда яше 35тән артмаган, Татарстанда туган яки илнең башка төбәкләреннән чыккан татар яшьләре катнаша. Беренчесе 2015нче елда узды.

Быел форумда шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты. Ул үзенең танылган әтисе турында сөйләде, Муса Җәлил истәлегенә, аның иҗади мирасына булган игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Нәбиев (2015 елда хәрби казарма җимерелгән вакытта могҗига белән исән алган, әмма ике аяксыз калган десантчы, танылган блогер-мотиватор) үз язмышы турында сөйләде. Тернәкләндерүдән соң ул паралимпия спорты белән шөгыльләнә.

“Иң зур казанышым дип гаиләмне саныйм, – диде ул. – Мин бәхетле кеше. 2020 елның сентябрь аенда кулларым белән Эльбруска мендем. 8 мең метрдан артык биеклектәге Һималай тауын яулыйсы килә. Монысын да булдырырмын дип уйлыйм, чөнки үз-үземә ышанам. Инвалидлык – хөкем карары түгел, бу – яңа мөмкинлекләр. Мин исән булуым, бу дөньяны күрүем белән бәхетле, чөнки иртәгә безнең белән нәрсә буласын беркем дә белми”.

Форум спикерлары арасында шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, театр һәм кино актеры, ГИТИСны тәмамлаган, Россия һәм чит ил киноларында 50дән артык роль уйнаган Сергей Губанов, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпион, СССРның атказанган спорт мастеры Халидә Макагонова, Татар спорт берлеге җитәкчесе, көрәшче Марат Капкаев чыгыш ясады.

Уңыш серләре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уртаклашты.

“Уңышлы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк, дисәгез, формуласы гади: эшләргә, эшләргә һәм эшләргә кирәк. Үз урыныңда эшләргә, белгән эшеңне эшләргә, һәм төп нәрсә – яраткан эшеңне эшләргә, һәм иң мөһиме – үз өстеңдә эшләргә кирәк. Кеше баш миен эшләтергә тиеш. Укырга, көчле кешеләр белән эшләргә, курыкмаска кирәк”, – диде Марат Хөснуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, аның җитәкчеләре яхшы булган. Алар – Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Рөстәм Нургалиевич – гомумән минем укытучым, ул мине Татарстан Хөкүмәтенә чакырды”, – диде Марат Хөснуллин.

“Һичшиксез укырга, баш миеңне, тәнеңне эшләтергә кирәк. Әгәр дә тәнеңне эшләтмәсәң, ул бернигә дә сәләтле булмый башлый. Рух, ихтыяр өстендә эшләргә кирәк. Иң авыры – үзеңне җиңү. Үз ялкаулыгыңны җиңү авыр, теләмәгән эшне эшләү авыр. Әмма берниндиә куркыныч юк: бүген үзеңне җиңә алмасаң, иртәгә үзеңне кулга алып була, курыкмаска кирәк һәм янә үз-үзеңне җиңәргә омтылырга кирәк. Менә моны уңышка ирешүнең төп факторы дип саныйм”, – диде Марат Хөснуллин.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, форумда чыгыш ясаучыларның барысы да уникаль, бик сәләтле кешеләр.

“Алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләргә омтылырга кирәк”, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов барысына да зур җиңүләр теләде һәм Татарстанга битараф булмаган мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. “Без сезнең белән горурланабыз”, – диде ул.

Алда торган иң зур проектлар дип ул. “Мәскәү – Казан” автомагистрале проектын, Казан Изге Ана иконасы соборын төзеп бетерү, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне телгә алды.


Фикер өстәү