Татарстанда 20 градуска кадәр җылыта

Татарстанда 12-14 апрельдә һава температурасының 20 градуска кадәр җылынуы көтелә. Бу хакта республика гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген – 12 апрельдә термометрның терекөмеш баганасы +6+11 градус (көнчыгыш төбәктә + 16 градус) күрсәтәчәк.

13 һәм 14 апрельдә явым-төшем көтелми. Төнлә уртача температура +1+7 градус, ә көндез +14+20 градус тәшкил итәчәк.

Россия гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд та Идел буе төбәгендә аномаль җылылык көтелү турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, төбәктә һава температурасы нормадан 8-10 градуска зуррак булачак


Фикер өстәү