Миллионерлар – уразада. «Ак барс»ны җиңү генә коткара ала

Киләсе хата соңгысы булачак. «Ак барс» Көнчыгыш конференциясе финалының бишенче матчында үз бозында «Авангард»ка оттырды. Бу юлы җиңүчене ачыклар өчен овертайм уздырырга туры килде. Көндәшләр янә алга чыкты, Казан командасына исә көрәшне дәвам итү өчен бүген Балашихада җиңәргә кирәк. «Ак барс»ның иң тәҗрибәле уенчылары йокыдан уяна алса, әлбәттә.

Үз бозында ике мәртәбә рәттән оттыргач, «Ак барс» Балашихада ике җиңү яулый алды. Бу хәлне баш тренер Дмитрий Квартальновның составта үзгәрешләр ясавы, аерым алганда, капкага Тимур Билаловның басуы, бозга капитан Данис Зариповның чыгуы белән аңлатучылар да булды. Тагын бер вакыйганы искә алу артык булмас: узган атнада «Авангард»тан бигрәк, команда капитаны Алексей Емелин турында сөйләштеләр. Ашыгыч рәвештә Мәскәү хастаханәсенә күчерелгән хоккейчының хәле яхшыра башлаган. Дөрес, Омск-Балашиха клубы вәкилләре Емелинның организмында наркотик матдә эзләре булу турындагы хәбәрләрнең ничек итеп журналистларга барып ирешүен тикшермәкче. Хәер, әлеге шау-шуның кайчан тынасы сериянең ничек тәмамланачагына да бәйле булырга мөмкин.

Инде бозга әйләнеп кайтсак, алдагы дүрт уенның барысында да хуҗаларның оттыруына шаһит булдык. Ул гына да түгел, әлеге матчларның барысында да җиңүне беренче булып алка керткән команда яулады. Бишенче уенда да беренче алканы кунаклар кертте. Беренче период «Авангард»ның өстенлеге белән узса, калган икесендә күбрәк «Ак барс» һөҗүм итте. Бәрә, суга, ега торгач, Казан уенчылары, ниһаять, үз дигәннәренә ирешә алды. Тәҗрибәле уенчылар буш капкага тигезә алмаганда, 20 яшьлек Дмитрий Воронков бер-бер артлы ике алка кертте. Тамашачы сөенечтән нишләргә белмәгәндә, «Татнефть-Арена» сәгатьләре матч тәмамланырга 6 минут 3 секунд калганын күрсәтә иде. 5 минуты «Ак барс» өчен яхшы узды, ә аннары Тимур Билалов өстенә Тревор Мерфи барып төште. Кыскасы, Илья Ковальчукка алка кертү авыр булмады. Овертаймда исә кунаклар матчның язмышын икенче минутта ук хәл иттеләр.

Илья Ковальчукның инде 12 матч дәвамында алка керткәне юк иде. Алдагы дүрт уенда ул хәтта нәтиҗәле пас та бирә алмады. Бу юлы исә ике алкада да аның өлеше бар. Ильяны сүгәләр, төртеп егалар, бортка кысалар, боздан куып чыгаралар – ниһаять, үзен күрсәтә алды. «Ак барс» капитаны Данис Зарипов исә беренче периодтан соң бозга сирәк чыга башлады. Ахырда бөтенләй күренмәде. 40 яшьлек һөҗүмченең уены бармады бу кичтә. Бер мизгелдә ул хәтта янында утырган Артем Галимовка китереп сукты. Шул рәвешле яшь һөҗүмчене уятып җибәрергә омтылдымы, әллә инде өметсезлек билгесеме бу? Ничек кенә булмасын, «Ак барс»ны әнә шул Галимов һәм Воронковлар тартып барырга тырыша. Һәр алка өчен берничә миллион сум алучы уенчылар исә очкосызлык уразасында. Команданың иң кыйммәтле беренче өчлеге «Авангард»ка каршы узган очрашуларда бер алка да кертә алмалды. Бүген Балашихада буласы алтынчы уен – аларга үзләрен күрсәтер өчен соңгы мөмкинлек.

Матбугат очрашуында сүз хөкемдарлар һәм «Ак барс» хоккейчыларының көндәшкә мөнәсәбәте турында барды. «Ни өчен безнең уенчыларга арттан һөҗүм итәләр? Яхшы сорау. Кызганыч, бу сорауга җавап бирә алмыйм», – диде «Авангард»ның баш тренеры Боб Хартли. «Без пычрак уйнадыкмы? Юк, алай түгел. Андый уенга мин үзем дә каршы. Безнең дә авырткан вакытлар була. Ир-егетләр уены бу. Беркем дә көндәшне имгәтергә кушмый», – диде Дмитрий Квартальнов.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

фото: www.ak-bars.ru


Фикер өстәү