Эштән кайтып, чәй эчәргә утыруым булды, күршем М8 размерлы гайка сорап керде. Бераздан тагын кыңгырау төймәсенә бастылар. «Син хәстәрле күршемдә болты да бардыр инде», – дип сорагач, анысын да биреп чыгардым. Өченче тапкыр кергәндә банкасы-ние белән бирдем. «Әллә туйдырдым инде, бу бүтән кермәсен дип, миңа бирүеңме?!» – дигәч, үземдәге болт-гайкалар җыелмасы тарихын сөйләргә туры килде. Әйтергә кирәк, күршеләрем барысы да – яхшы кешеләр. Ә монысы бигрәк тә ярдәмчел, игелекле. Машина кирәк булса да, берәр җиһаз-мазар алып керергәме – мин аңа мөрәҗәгать итәм, һәрчак бик теләп булыша.
Сиксән бишенче ел иде, ахры. Заводта эшләгән чагым. Ниндидер бәйрәмгә яңа цехны төзеп, өлгертеп бетерер өчен, цехлардан эшчеләрне ярдәмгә җибәрделәр. Безнең цехтан 2 кешене сайладылар, шуларның берсе мин идем. Якты, чиста, жылы эш урыныннан ыгы-зыгылы суык җиргә күчү үзе бер стресс булды. Әлбәттә, сер бирмәскә тырыштым, ничек тә бер ай түзәрмен әле дип уйладым.
Беренче эш көнендә саклык чаралары турында лекция тыңлаганга кул куйгач, махсус кием бирделәр. Вентиляция буенча эшләрсең дип, бригадирга тапшырдылар. Аның татар кешесе – Рифкать Бариев икәнен белгәч, бик шатландым. Ул мине үзе килеп алды. Юлда ана татарча үзем турында кыскача сөйләдем. Бер сүз дә әйтмичә, тыңлап баргач: «Бәлкем, яңа кешедән ояладыр?» – дигән уй башымнан узды. Эш урынына килеп җиткәч, мине башка эшчеләр белән таныштырганда: «Слушай, тут у нас все равны! Нет у нас ни татар, ни удмуртов и прочих национальностей. Есть только русский язык и меня зовут Боря!» – дип әйтеп салды.
Алар Донбасста, Мәскәүдә, Байконурда эшләгәннәр. Бригадада барысы да диярлек коммунистлар икән. Әлбәттә, бу танышу миңа ошамады, бигрәк тә бригадир Боряның кыланышлары. Менә ничек бит, татар кешесе шулай әйтсен әле! Җитмәсә ул мине үзе янына напарник итеп алды. Кырыс кына итеп, ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Анысы-монысы ярамый, тик аныңча гына кирәк, имеш. Ул карап торганда ялгыш гайканы төшереп җибәрдем. Ә ул миңа шундый усал итеп карады: әйтерсең ниндидер җинаять эшләдем. «Ә син беләсеңме шул 10 тиенлек гайка ясау өчен күпме көч түгелгәнен?! Рудадан металлурглар тимер койган, токарьлар аны гайка итеп ясаган! Кочкорукий син!» – дип әрләде. Бераздан мин 20 тиенлек болтны 25 метр биеклектән җиргә төшердем. Тагын бригадирның шелтәле чыгышын тыңларга туры килде. Шулай итеп, төшкә кадәр производствога 1 сумлык зыян китердем.
Көннәр үтә торды, тешемне кысып булса да, мин дә күнегә, көненә 20 тиенлек кенә зыян китерә башладым. Бригадир үзе дә бер көнне 10 тиенлек гайканы төшереп җибәрде! Миңа кызык бит, нишләр икән дип уйладым. Торбаны куйды да, 25 метрдан төшеп, гайканы эзләп табып менде. Менә чын коммунист нинди була икән!
Ай ахырында мин бер тиен дә югалтмадым, тик цехыма кайтып китәр вакыт җитте. Шул вакыйгадан соң, миндә комплекс барлыкка килде: кайда күрсәм дә, болтлар, гайкаларны алып, кесәмә салам. Шунысы кызык: алардан кала, беркайчан да акча тапканым булмады. Күз алдымда руда төягән поездлар, мартен мичләре, токарьлар тора.
Байтак еллар узды, мин заводтан китеп, телемастер булып эшләдем. Өйләргә кереп, телевизорлар төзәтеп йөрдем. Кемнәрне генә күрмәдем, әллә нинди кызыклы вакыйгалар шаһиты булдым! Бервакыт татарлар яшәгән йортка кердем. Чал чәчле абзый каршы алды. Кайдадыр күргән дә кебек, ләкин искә төшерә алмыйм азапландым… Телевизорсыз кыен дип зарлана торгач, искә төште: Боря бит!
Хуҗа исемемне белгәч, минем белән татарча сөйләшә башлады. Тик мин аңа: «Эштә чагымда миңа бар милләтләр бер, бары рус телендә генә аралашам», – дип җавап кайтардым. Шулчак Боря да мине таныды! «Син, энекәш, мине ачуланма инде, төрле чагым булгандыр, хәзер мин бөтенләй икенче уйларда. Әйдә чәй эчәбез», – диде. Чәйләгәндә, минем белән булган вакыйгаларны искә алдык. «Зинһар, тагын бер кат әйтәм, ачу тотма инде!» – дип ялынгач, мин дә аңа үземнең аннан әйбәт сабак алганымны, болтлар, гайкалар җыйганымны сөйләп көлдердем.
…Сменаны бетереп кайтып киләм, тукталышта 10 тиенлек болт ята! Әлбәттә, алдым, аны ясау өчен күпме көч куелган бит! Руда төягән поездлар, мартен мичләре, токарьлар…
Шәфкать Ганиев
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat