Урамнар – урысча, кибетләрдә – инглиз теле

Топонимика мәсьәләләре, урам исемнәре, татар педагогикасы, туган телләрне пропагандалау, татар китаплары бастыру. Болар хакында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясенең Фәннәр академиясендә узган утырышында сөйләделәр.

Урам исемнәренең татарча язылышы, кибетләрдә татарча күрсәткечләрнең булу-булмау проблемасы беренче тапкыр гына күтәрелми. Фәннәр академиясе хәтта атамаларны тәрҗемә итү буенча  мөрәҗәгатьләр кабул итә, дөрес вариантын әзерли, әмма мөрәҗәгатьләр алай күп түгел бугай.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин  фикеренчә, татар теле кулланышын нәкъ менә визуаль чаралар ярдәмендә арттырып була:

– Бу җәһәттән тәэсир итү ысуллары бик күп. Мәгълүмати табличкалар, элмә такталар, тышкы һәм эчке мәгълүмати блоклар һәм башкалар. Оешмаларда телне куллану җәһәтеннән программа эшләнгән, хөкүмәт карары бар. Механизм эшләнә башланды, әмма кимчелекләр дә юк түгел әле. Әйтик, элмә такталарда дәүләт телләренең кулланылышы һәм татар телендә дөрес язылышы барыбызны да борчуга сала. Кибет һәм коммерция юнәлешендә эшләүче оешмалар элмә такталарны рус һәм инглиз телендә генә әзерли. Транспорт һәм сәүдә өлкәсендә дә ике тел куллануны тәэмин итү буенча да эшлисе эшләр байтак.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бу җәһәттән хәтта депутатларга Казанның үзәк урамнарына рейдка чыгарга тәкъдим итте:

– Заманында шагыйрь Хәсән Туфан: «Урам – безнең  мәктәбебез, витриналар – безнең әлифба», – дигән. Татар теленең кулланышта булуын телибез икән, урамнарда, транспортта татар теленең кулланылуы кирәк. Казан Башкарма комитетында эшчәнлекнең бер юнәлеше – элмә такталарны тәртипкә китерү. Ләкин хосусый оешмаларга без тәэсир итә алмыйбыз. Бер генә рәсми документта да ике теллелек турында язылмаган. Бу вазгыятьтә хосусый объектлар хуҗалары белән сөйләшүләр алып барганда гына ничектер тәэсир итеп булыр иде. Бәлкем, безгә Бауман урамына рейд оештырырга кирәктер? Сөйләшкәндә кибет хуҗалары белән дә уртак фикергә килергә мөмкин бит. Мин киләчәктә  бу юнәлешне җайга сала торган карар да кабул ителер дип өметләнәм әле.

Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗев исә телнең даирәсен киңәйтү – иң беренче чираттагы бурычларның берсе дип саный:
– Институт телнең даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшне даими алып бара. Без аны үзебезнең изге бурычыбыз дип саныйбыз. Фундаменталь басмаларны ике телдә чыгару да шушы нияттән эшләнә. Казанышларыбыз да бар. Әйтик, татар энциклопедиясенең алтынчы томы да басылып чыкты. Торак пунктларга, табигатькә багышланган энциклопедияләр дә әзерлибез. Бу юнәлештә эш эзлекле алып барыла. Моннан тыш ютуб-каналда аерым шәхесләргә багышланган кыска роликлар чыгара башладык. Бу, беренчедән, телнең даирәсен киңәйтә, икенче яктан аерым шәхесләр турында мәгълүмат тарата. Бер яктан фәнни юнәлештә эш алып барсак, икенче яктан татар теле мәсьәләсен беркайчан да истән чыгармыйбыз.

Булдырдык дип тынычланырга ярамый, камилләшергә кирәк. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Әлеге фикер «TatSoft» тәрҗемә системасына да кагыла. Ул татарча җөмләне төгәл тәрҗемә итеп бирә алмады. Интернет программалары турында сүз чыккан икән инде, Фәннәр академиясенең Tatzet платформасын искәртергә кирәк. Әлеге электрон тупланмада барлык сүзлекләр, атласлар, топонимнар тупланмасы, компьютер программаларын татарчалаштыру кушымталары һәм башка мәгълүматлар бар. Тик бу платформадан күпме генә кеше файдалана икән?..

Татар ата-аналары җәмгыяте җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева да – комиссия әгъзасы. Ул татар бакчаларында татар-инглиз төркемнәрен туплау проблемасын күтәрде:

– Табиблар сыман чирнең симптомнарын дәвалап котылмакчы булабыз, ә безгә сәбәпкә күз салырга вакыт. Яшерен-батырын түгел, татарда милли үзаң тәрбияләнми. Инде авыллардан консервациядән чыккан буыннарның оныклары яшәгән чорда яшибез. Шәһәрдә татар булып саклану өчен бүгенге заман тенденцияләрен искә тоту кирәк. IТ-мөмкинлекләрне татарча куллану турында сүз күтәрелде. Әйе, алар бик кирәк милләт өчен. Ә милләт вәкилләренең күпмесенә кирәк булыр икән киләчәктә? Аудитория кимегәннән-кими. Ата-анага татар теленең мөһимлеген аңлату көннән-көн кыенлаша. Мин бер генә теманы күтәрдем: бакчаларда татар-инглиз төркемнәре булдыру, ул төркемнәрне кадрлар белән тәэмин итү. Кадрлар кытлыгы зур бит. Чөнки педагогик көллиятләрдә укып чыккан күп кенә  белгечләр мәгариф системасына бармый. Бакчалар, башлангычлар өчен белгечләр бүген өч телле итеп әзерләнергә тиеш. Арча белән Алабугада гына түгел, педагоглар һәм тәрбиячеләр әзерләүче  барлык уку йортларына да шундый таләпләр куелсын иде.

Илсөя Әхмәтгалиева әйтүенчә, Башкортстанда башкорт телендә БДИ тапшырган балага югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар каралган. Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин газета оештырган туры эфирда катнашканда да шушындый сорау алган иде. Бу юнәлештә эш бара, диде ул эфир вакытында. Эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәсен иде инде.

Сүз уңаеннан, Марат Әхмәтов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тел файдасына эшләтү өчен мәгариф, мәдәният учреждениеләренә 300 грант  проекты әзерләнүе турында хәбәр итте. Бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырыр дигән өметләр бар.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү