Президент АКШтагы турнирда җиңү яулаган Вероника Кудерметованы котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теннисчы халыкара класслы спорт мастеры Вероника Кудерметовага котлау телеграммасы җибәрде.

“Чарльстонда узган WTA-500 турнирындагы искитмәле чыгышыгыз белән, шулай ук Россиянең беренче ракеткасы исемен яулавыгыз белән котлыйм, – диелә анда. – Сезнең спорт карьерасында мөһим сәхифә һәм зур тенниста Россия җиңүләренә зур өлеш кертү бу. Сезнең белән, Татарстанның талантлы, максатка омтылышлы спортчысы белән горурланабыз, Сезгә, тренерыгыз һәм ирегез Сергей Геннадьевич Демехинга алга таба да нәтиҗәле эшчәнлек, бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт, спортта яңа үрләр, матур җиңүләр өчен илһам, нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез!”


Фикер өстәү