“Минем әти тәкә отты, ә син?!” Теләчедә Салават ярышы узды

Малайла𠘖 Салават абыйларын, Салават абыйлары малайларны сөендерде. Теләчедә танылган җырчы һәм автоспортчы призына көрәш бәйгесе узды. Турнирда 19 районнан җыелган 257 малай һәм үсмер көне буе үз яшьтәшләре арасында иң көчлеләрне ачыкларга тырышты. Батыр исемен алу өчен башларын дә бәрделәр, кулларын да авырттырдылар, күз яшьләре дә аз түгелмәде. Быел әлеге турнирның бишенчесе узды.

Болар әле алдый белми. Хәйлә ягы да чамалы. Вакыт сузу, хөкемдарга каршы әйтү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Сөлге тотмый интектерү дә юк, балл сорап ялынып та йөрмиләр. Жирәбәгә күз салучысы да сирәк, очко санап та интекмиләр. Алалар да салалар, күтәрәләр дә аталар. Җиңелсәләр күз яшен яшермиләр, җиңсәләр Сабантуйда машина чираты җиткән көрәшчедән ныграк сөенәләр. Малайларның ихлас көрәше бу. Олылар килеп тыгылганчы шулай дәвам итә.

Без Теләченең көрәш турнирларын күп күргән “Батыр”комплексының залына  килеп кергәндә ике абзый 6-7 яшьлек бер малайны сөйләштереп тора иде. Әтисенең кем икәнен белешкәч, берсе малайның күңел кылларын тартып карамакчы итте: “Синең әтиең көрәшә белми бит”. Малайның күзендә очкын сибелде: “Көрәшә белмәсә, тәкә ота алмас иде. Синең тәкә алганың булдымы соң?!” Теләченең танылган көрәшчеләреннән берсе Илдар Мараковның улы, 7 яшьлек Ильяс иде бу. Сүзгә кеше кесәсенә керми торган кечкенә егет берничә сәгатьтән үз ишләре арасында батыр калып, Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призларына узган быелгы бәйгедә иң кечкенә җиңүчесе булып танылачак.

Теләчедә уллары белән горурланып йөргән көрәшчеләр бер Илдар гына булмады. 35 килолы малайлар ярышында Актаныштан Муса Әнвәров беренче урынны алды. Илфир Әнвәров улы дип белерсез аны. 40 килолылар арасында батыр булып Чаллыдан Фазыйл Сибагатуллин калды. Әтисе Илшат башта көрәш келәмендә дан казанса, хәзер улларын үзе арттыннан ияртә. Өч игезәк батыр үстерә ул. Өчесе дә көрәш белән шөгыльләнә. “Лидерлык сыйфтлары өчесендә дә җитәрлек”, – дип горурлана Илшат.

Батырдан батыр туа инде, дип сөйләү гадәте бар бездә көрәшче егетләрнең нәселе турында. Юк, җәмәгать, төрле хәлләр килеп чыга. Көрәшә белсә дә, батыр була белмәгәннәре дә җитәрлек батыр улларының. ДНК һәм гаиләдәге тәрбия генә җитми сөлгене нык тотып, бил бирмәс өчен. Вакытында баштан сыйпап, күз яшен сөртә белгән, кирәк чакта дөрес юлга этеп кертә алган, егылгач кул биреп торгызган, малайларны бөртекләп барлап торган, шәкертенең җиңмәячәген белсә дә, бер минутлык алыш өчен йөзләгән чакрым ераклыкта узучы ярышка чыгып киткән остазлар кирәк. Әнә шулар кулында татар көрәшнең киләчәге.

Ә Салаватка ни өчен кирәк бу көрәш ярышы? Танылган җырчыга әнә шундый сорау бирдек. “Миңа гына түгел, көрәш барыбызга да, милләткә кирәк. Күпме бала сөенә, күпме бала тәрбияләнә биредә. Көрәш ул иң элек үзеңне тәрбияләү. Көрәшеп үскән кеше гомер буе көрәшче була. Әти-әнисе, гаиләсе, үзе өчен көрәшә, теле өчен көрәшә. Иң беренче чиратта үзеңне тәрбиялисең. Тормыш үзе көрәш, – диде ул. – Балалар күңелендәге ихласлыкны ничек сакларгамы? Барысы да гаиләдә булырга тиеш. Әти әни бирмәгән тәрбияне дәүләт бирә алмый. Үзебез дә йомшарып алдык. Ныклап алынырга вакыт: көрәшкә дә, телгә дә”.

Ярышта 14 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр ачыкланды. Үз ишләре арасында батыр булып Ильяс Мараков (Теләче), Ибраһим Исмәгыйлев (Теләче), Азат Мусин (Теләче), Муса Әнвәров (Актаныш), Фазыйл Сибагатуллин (Чаллы), Райнур Фәйзрахманов (Арча), Алексей Данилов (Кукмара), Илфат Миңнегалиев (Теләче), Артур Мөхәммәдиев (Биектау), Ришат Галимов (Чаллы), Булат Яруллин (Кукмара), Илназ Шәмсиев (Актаныш), Азат Хәмдиев (Казан), Рифат Ахунҗанов (Саба) танылды.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: tulachi.ru

 

 

 


Фикер өстәү