Мария Голованова: «Укытучы һөнәренә лаек булырга телим»

 «Ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңүче Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясендә инглиз телен укыта. Ул  көз көне Татарстан данын илкүләмендә яклаячак.  Мөгаллимә бәйгегә ничек әзерләнә?

Республикада «Ел укытучысы» бәйгесендә барлыгы 152 укытучы катнашкан. Мария Голованова 400 мең сум акча белән бүләкләнде. Чарада катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Аның әйтүенчә, быел бәйгегә укытучыларны, балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә җәлеп иткәннәр. Алар да мөгаллимнәрнең хезмәтләрен бәяләгәннәр. «Россия елы укытучысы – 2014» бәйгесе җиңүчесе Анна Головенькина  да  педагогларга теләкләрен җиткерде.

– Сез   укучыларыгыз янына кайткач, дәресләрне элеккеге кебек алып бара алмавыгызны аңларсыз. Сез  яңалыкка омтылачаксыз. Теләгем: ирешелгән уңышларда гына туктап калмагыз! Яңа әйбергә тотыну һәрвакыт куркыта, әмма сез конкурс юлын да шулай башлаган идегез, – диде   Анна Головенькина.

Мария Головановага – 35 яшь. Аның  өчен конкурста җиңү түгел, ә һөнәри үсеш мөһим. Ул – нәселдә бердәнбер мөгаллимә, табиблар династиясеннән. Әтисе – хәрби табиб.  Әти-әнисе аңа  үз фикерен такмаган, һөнәр сайлау мөмкинлеген калдырган. Шуңа күрә тормышта карарларны үз йөрәге кушканча кабул итә һәм  моңа кадәр бер дә ялгышмаган. Үз урынының мәктәптә икәнлеген балалар тапкач аңлаган. Белгечлеге буенча – инглиз һәм алман телләре укытучысы. Мәктәптә  сигезенче ел белем бирә.  6–7 нче сыйныф укучыларын укыта.

– Миңа ышанганыгыз өчен рәхмәт, үзем генә  беркайчан да бу конкурска бармас идем. Сәләтле мөгаллимнәр янәшәсендә басып тору – үзе бер горурлык. Бу сынауларны  үтеп, һәркайсыбыз  көчлерәккә әйләнәчәк, – диде ул сәхнәдә.  – Балаларны бик яратам, алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Һөнәр сайлау – ярты эш кенә. Укытучы бер урында таптанмаска, алга омтылырга тиеш. Яхшы укытучы булып тумыйлар, бары әйләнәләр генә. Үзеңә күп эшләргә, өйрәнергә кирәк. Бары тик шулай гына чын укытучы булырга мөмкин.

Марияне  талчыгу, «һөнәри яну» куркытмыймы? Аның фикеренчә, эмоциональ янудан качу өчен һөнәргә карата  дөрес мөнәсәбәт  булдырырга кирәк. Төп бурычын укучыларына мәктәп турында матур хатирәләр калдыру, балаларга бәхетле балачак бүләк итү дип  саный. Шуңа күрә ул барысын да ихластан, күңел җылысын биреп башкарырга тырыша. Әгәр спортчының хезмәт нәтиҗәсен  медальләр, кубоклар билгеләсә, укытучы өчен укучыларның күзләре янып торуы – зур бүләк.

– Минем өчен төп казаныш – балаларның дәрестән алган тәэсирләре. Әгәр дә син аларның  өйләренә яңа белемнәр, яхшы кәеф белән киткәнен күрәсең икән, шул да җитә. Укучыларым миңа еш кына: «Борчылмагыз, Мария Вячеславовна, сез – болай да безнең өчен иң яхшы укытучы, хәтта конкурсларга йөрергә дә кирәкми», – дип әйтәләр. Әлбәттә, бу сүзләр минем өчен зур кыйммәткә ия, – ди «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчесе.

Укытучыларга укучылар белән  яхшы мөнәсәбәт  булдырырга бик мөһим. Еш кына укытучы бала өчен киңәшчегә әйләнә.

– Балалар белән дуслашып була һәм дуслашырга  кирәк тә. Чын дуслык – тигез хокук, беркем дә үзен түбәнсетергә, тупаслыкка юл куймый. Укучыларым  белән  дус. Баштарак борчуларын тыныч кына кабул итә алмый идем. Аларның гаиләдәге кыенлыклары,  төрле уңышсызлыкка очравын ишетү рухи яктан җиңел булмады. Укучыларым ярдәм итә алуымны аңласын өчен, психологик яктан тыныч булырга озак  өйрәнергә туры килде, –ди Мария.

Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, республиканың ел укытучысы, мәктәп  әлеге бурычтан беркайчан да читкә тайпылмады, ди.  Шуңа күрә замана мәктәбеме, советныкымы – әхлак нормалары бер. Аның әйтүенчә, бу – һәрвакыт гаилә кыйммәтләре, рухи байлык, халыклар бердәмлеге, шуңа күрә  бернинди яңа нәрсә уйлап табарга да кирәкми. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауны дәвам итәргә кирәк. Белем бирү системасы  халыклар бердәмлегендә, кешеләргә һәм туган җиргә мәхәббәт нигезендә корылырга тиеш.

Мария Голованова финалга үтү турында түгел, үз  һөнәремне оятка калдырмасам иде, дип борчылган.  Укытучы һөнәренә лаек булырга телим, ди.

– Бәйге – булган казанышларны җайга салу өчен дә зур этәргеч. Моңа бездә гадәттә вакыт җитми. Без, укытучылар, һәрвакыт эштә. Мин әле үземдә тагын күп нәрсәгә өйрәнергә көчем барлыгын аңладым. Кемдер үзен таныр,  белер, аңлар өчен берничә елга Тибетка барып кайта, ә миңа моның өчен биш ай дәвамында барган конкурста катнашу да җитте, – ди Мария Голованова. – Хәзер  шатлык та, арыганлык та кичерәм. Федераль дәрәҗәдә чыгыш ясар өчен бераз ял итәргә, укучыларым янына кайтырга, үз балаларыма игътибарны арттырырга кирәк. Аннан көч туплап, республика данын илкүләмендә лаеклы  итеп тәкъдим итәчәкмен.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү