Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Бүген, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителүче бу акция ТР МДН тарафыннан авыру балаларга һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә аеруча актив катнаша, чөнки бу изге айда игелекләр өчен әҗер-саваплар арттырылып бирелә. Быел да марафон кысаларында авыру балаларга һәм азкеремле гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырылачак, Республикакүләм ифтар һәм тоткыннар өчен ифтарлар оештырылачак, фитр-сәдакалар җыелачак, ризык таратылачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

 — Авыру балаларга ярдәм. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае»  акциясе кысаларында 12 балага ярдәм күрсәтелде. Быел 5 авыру бала ярдәм көтә:

Ярдәмгә мохтаҗ беренче бала – Мәрьям Хәйретдинова. Аңа 7 яшь. Үзе кечкенә булса да, диагнозлар исемлеге зур: сабыйда ачык булмаган этиологияле энцефалопатия, баш миендә арахноидаль киста, йөрәге тумыштан тайпылышлы һәм операция ясалган, психо-сөйләм үсеше тоткарлану… Мәрьям үз гомерендә 6 операция кичергән, шуларның икесе – баш миенә, бер операция – йөрәккә. Шулай ук сукыр эчәгесен, остеомиелитны дәвалау һ.б. Тормышы катлаулы булуга карамастан, Мәрьям гел үсештә. 7 яшендә кыз гадәти гимназиягә укырга керә. Балага тернәкләнү курслары таләп ителә. Мәрьямгә моның өчен 60 000 сум акча кирәк.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче бала – Динә Галиуллина. Аңа 12 яшь. Сабыйда спастик тетрапарез, күзләрнең челтәр катлавы астегматизмы. Динә 28 нче атнада туган. Биш айда аңа диагноз куйганнар. 2 айда кызның күзенә операция ясаганнар. Ул бары тик 2 яшьтә генә утыра башлаган. Өч яшьтә генә, әти-әниләрен сөендереп, бераз сөйләшергә тотынган. Гаиләдә әтиләре генә эшли. Шуңа күрә акча бик кирәк әйберләргә генә җитә. Хәзер сабыйга тернәкләндерү курслары бик кирәк. Әмма бу курслар өчен гаиләнең түләргә көче җитми. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Динәне аякка бастыру өчен 60 000 сум акча кирәк.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Айзат Билаловка 4 яшь. Диагнозы: ДЦП, спастик тетрепарез, Веста синдромы. Ул бу дөньяга бик авырдан килә. Баланы тартып диярлек алалар, ул зәңгәрләнгән була һәм бары 20 минуттан соң гына кычкырып җибәрә. Айзат үзе сулый алмаган, бары зонд аша гына ашаган. Берникадәр вакыттан соң аны көзән җыера башлый, өстәвенә Веста синдромы да бар. Малай ятып кына тора, әйләнми, сөйләшми… Балага кичекмәстән тернәкләнү узарга кирәк. Айзат тулы гаиләдә тәрбияләнә, әмма әтиләре генә эшли. Әнисе авыру баланы тәрбияләү белән мәшгуль һәм тагын бер бәби көтә. Айзат өчен кирәк булган акча – 60 000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Семён Матвеев. 8 яшьлек Семён гаиләдә өченче бала булып туган, ир-балалардан берүзе ул. Әнисенең йөклелек чоры яхшы уза, Семённы гаиләдә зарыгып көтәләр. Бала дөньяга килгән вакытта, аның йөрәге тибүдән туктый. Малайның хәле бик авыр була. Шуннан соң Семён күпсанлы тернәкләнү курслары уза, дәвалана. Хәзер Сёма мөстәкыйль рәвештә басып йөри алырлык хәлдә түгел. Ул барысын да аңлый, сөйләшә, кулга тотынып йөри. Тиздән катлаулы операция ясарга тиешләр, аннан соң кабаттан тернәкләнү курслары узарга кирәк булачак. Семён  өчен 60 000 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Ярдәмгә мохтаҗ бишенче бала Вика исемле. Аңа 12 яшь, ул 4 нче мәктәп-интернатта укый. Туган вакытта табиб хатасы белән Викага нык зыян килә. Алты айлык чагында аңа балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез диагнозы куела. Виктория бик авырлык белән йөри, гиперкинезлар (авыруның үз ихтыярыннан башка барлыкка килә торган хәрәкәтләр) бар, күз күреме начар, яза алмый, зур булмаган араларга тотынып кына йөри. Вика биш аеннан бирле даими рәвештә тернәкләндерү курслары уза. Өйдә ул шулай ук сәламәтләндерү физкультурасы белән шөгыльләнә, массаж ала, логопед, репетитор һәм дефектолог белән шөгыльләнә. Тырышлык бушка узмый: Вика сөйләшә, бер кул белән тотынып һәм ходунки белән йөри башлый. Әниләре бары балаларны карау белән генә шөгыльләнә, гаиләдә әти кеше генә эшли. Гаиләнең шактый кыйбат торган курсларга акчасы җитми. Алар ярдәм сорый. Кирәк булган сумма – 60 000 сум.

Әлеге балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1) 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2) 3116 номерына kazan сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

3) 6390 0262 9014 6262 29 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә ( Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

4) Акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар түбәндә күрсәтелгән.

ИНН: 1655068682

КПП: 165501001

ОГРН: 1091600003153

ОКПО: 63107012

Расчетный счет: 40703810500027000071

Банк: ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК: 049205805

Корр. счет: 30101810000000000805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Телефон: (843) 225-33-22

Генераль директор: Мәрданов Булат Раиф улы;

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

— Ифтарлар. Нәзарәтнең «Зәкәт» хәйрия фонды Татарстан районнарында ифтарлар оештырачак, ә IХ Республикакүләм ифтар 7 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Ифтарга акчаны ике ысул белән күчерергә мөмкин:

1. 7715 номерына ИФТАР сүзе белән СМС җибәрергә;

2. Картага акча күчерү: СБ 5469 6200 1751 2813 (Булат Раифович М. — генеральный директор БФ «Закят» ДУМ РТ);

— мохтаҗлар өчен фитр сәдакасы җыю. Мөселманнар фитыр сәдакасын Рамазан аенда түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитыр сәдакасын җыя башлый. Билгеле булганча, фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, ә йөзем белән исәпләгәндә 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.

Фитыр сәдакасын ике юл белән күчерергә мөмкин:

Сәдаканы 13 апрельдән 12 майга кадәр күчерергә мөмкин.

1. 4817 7601 6652 0787 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атаморат кызы исемендә).

2. Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322.

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «Фитр-садака» дип күрсәтергә.

— азкеремле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. Билгеле булганча, узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 915 азкеремле гаиләсенә 5,5 тоннадан артык азык-төлек тапшырды. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфит керә.

—  “Ярдәм” мәчетендә 12 нче апрельдән күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дигән бушлай тернәкләндерү курслары башлана. Моннан тыш, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды көн саен Казан мәчетләренә һәм фонд карамагындагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, азкеремле гаиләләргә һәм студентларга ифтар өчен 1200 ланч-бокс таратуны оештыра. Шулай ук “Ярдәм” фондының “Тормыш юлы” акциясе кысаларында 500 азкеремле һәм күпбалалы гаиләгә, инвалидларга, пенсионерларга азык-төлек җыелмалары өләшенәчәк.

Татарстан Республикасының барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.


Фикер өстәү