Спорт-сәламәтләндерү үзәкләре өчен тотылган чыгымны кайтарырга мөмкин булачак

2022 елдан татарстанлылар спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә тотылган чыгымнан салым кайтара алачак. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

Быелның мартында салым кодексына кертелгән үзгәрешләр буенча, киләсе елдан гражданнар үзләре һәм 18 яшькә кадәрге балалары өчен спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә тотылган чыгымнан салым кайтара алачак.
Салымны фитнес-залларга йөргән һәм башка спорт белән шөгыльләнгән очракта кайтарырга мөмкин.
– Моның өчен документлар һәм чек кирәк булачак, – дип аңлатты җитәкче.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү