Төркиягә юл ябык: туристлар кайтарылачак, туроператорларга ярдәм булачак

Коронавирус көчәю сәбәпле, Россия Хөкүмәте 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркия һәм Танзаниягә очучы самолет рейсларын чикли. Төркиядә атом электр станциясен төзүче «Титан-2» концерны хезмәткәрләре өчен һәм хәзерге вакытта анда ял итүче туристларыбызны илгә кайтару өчен кирәкле рейслар гына кала. Моннан тыш атнага ике тапкыр: Мәскәүдән – Истанбулга һәм Истанбулдан – Мәскәүгә очарга мөмкин булачак.

Шушы чорга Төркия юнәлешенә Россиядән 500 меңнән артыграк кеше тур сатып алган. Россия Туроператорлар ассоциациясеннән (АТОР) белдерелгәнчә, чикләү вакытына барлыгы 32 миллиард сумлык туристлык юлламасы сатылган. Төркиягә барырга җыенучыларның 40 процент чамасы – балалы гаиләләр.

Хәзер «Ростуризм» 1 июньгә кадәр Төркиягә яки Танзаниягә турлар сатып алган туристларга сәфәрне кичектерергә яки башка юнәлешләрне сайлап алырга киңәш итә. Шунысы да бар: турдан баш тарткан очракта юлламаның тулы бәясе кире кайтарылмаячак. АТОР вице-президенты Дмитрий Горин әйтүенчә, бу очракта штраф салыначак.  Ник дигәндә, юнәлешкә вакытлыча чикләү кертелсә дә, анык кына ике тәкъдим бар: йә сәфәр кичектерелә, яисә башка юнәлеш сайлап алына. Бу илләргә туристлык юлламаларын сатып алучыларга 1 июньнән соң агымдагы хәлләр турында даими рәвештә хәбәр итеп торачаклар.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер инде сәяхәтчеләр Төркиягә арзанлы турларны октябрь-ноябрь айларына кадәр күрә алмаячак. Әмма изге урын буш тормый. Мисыр һәм Кипр Россия туристларын арзанлы, имин ял белән тәэмин итәргә әзер булуын белдергән.

Ә инде бүген Төркия һәм Танзаниядә ял итүче туристларга килсәк, чикләр 15 апрельдән ябылуга карамастан, алар турлары тәмамланганнан соң өйләренә бернинди кыенлыксыз әйләнеп кайта алачак. «Хәзерге вакытта бу илләрдә туристлык юлламалары буенча ял итүчеләр, тур тәмамланганнан соң, планлы төстә Россиягә кайта алачак. Ә инде турлары тәмамланганчы  ялларын өзәргә карар итүчеләр бу мәсьәләне туроператор белән килештереп хәл кылырга тиеш. Кайбер очракларда вакытыннан алда кайтарырга мөмкиннәр. Шуңа күрә туроператорлар вәкилләре белән даими элемтәдә торырга кирәк», – дип хәбәр итә «Ростуризм»ның матбугат хезмәте.

Әлбәттә инде, бу илләргә туристлык юлламалары алмыйча гына китүчеләр дә Россиягә кайтарылачак. Ә 1 июньгә кадәр Төркия һәм Танзаниягә тур сатып алучылар, инде әйткәнебезчә, сәфәрне соңрак вакытка күчерү яки шушы чорда башка юнәлештә ялга китү мөмкинлеге бирелә.

Туроператорларга да ярдәм булачак. Туристлар алдында бурычлы булып калмас өчен аларга Резерв фондына взносларны юкка чыгару, шулай ук Туристлык өлкәсенә ярдәм итү фондына взнослар түләүне киметү һәм кичектерү планлаштырыла. Моннан тыш туроператорларга туристларны теге яки бу илдән алып чыккан өчен, узган елдагы кебек, субсидияләр бирү мөмкинлеге карала.

«Роспотребнадзор» башлыгы Анна Попова сүзләренә караганда, Төркия чигенең өлешчә ябылуы Россиядә коронавирустан авыручыларның 80 проценты чамасының чирне нәкъ менә шушы илдән йоктырып кайтуына бәйле.

Фото: tour-kassa.ru


Фикер өстәү