«Ак барс» Көнчыгыш конференциясе финалының алтынчы матчында «Авангард»ны отты. Исәп: 3:3

Казанның «Ак барс» командасы Көнчыгыш конференциясенең алтынчы матчында Балашихада «Авангард»ны отты. Хәзер исәп 3:3.

Әлеге матч алдыннан Казан командасында зур үзгәрешләр булды. Баш тренер Дмитрий Квартальнов бу сериядә нәтиҗәле уен күрсәтә алмаган чит ил уенчылары Стефан да Коста белән Найджел Доусны запаска утыртты. Сүз уңаеннан, алар даими чемпионат барышында «Ак барс»ның иң нәтиҗәле һөҗүмчеләре булып танылган иде. Бүгенге уенда бозга сакчы Тревор Мерфи да чыкмады.

«Ак барс» белән «Авангард» арасында моңа кадәр узган биш уенда да кунаклар җиңгән иде. Ул гына да түгел, әлеге матчларның барысында да җиңүне беренче булып алка керткән команда яулады. Бу юлы исәпне «Ак барс» ачты. Бүген 31 яшен тутырган Кирилл Петров өченче период башында алка кертте. Матч ахырында «Авангард» капкачы урынына бозга тагын бер һөҗүмче чыгарды. Әмма хуҗалар бу мөмкинлектән файдалана алмады. Кирилл Петров исә соңгы минутта тагын бер алка кертеп, исәпне 2:0 ясады.

Шулай итеп, сериядә исәп 3:3 булды. Хәлиткеч очрашу 15 апрель көнне Казанда булачак. Откан команда Гагарин Кубогы финалында Көнбатыш конференциясе җиңүчесе ЦСКА белән очраша.

Авангард – Ак барс – 0:2 (0:0, 0:0, 0:2)
0:1 Петров (Галиев, 45:48)
0:2 Петров (Воронков, 59:47, буш капка)

 


Фикер өстәү