Казан метросы төрле телләрдә «сөйләшә» башлаячак

Май аенда Казан метросы вагоннары, республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы хөрмәтенә, Татарстанның төрле халыклары телләрендәге бизәкләр белән бизәләчәк.

Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. «Метро – халыкның иң яратып йөри торган транспорт төре. Шуңа без Туган телләр елында бер вагонның – татар, икенчесенең – рус, өченчесенең – мари, чуаш һ.б. телләрдә бизәлүен телибез. Һәрбер халык, һәрбер тел мөһим», – диде ул матбугат очрашуында.


Фикер өстәү