«Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча фикер алышулар башлана

Бүген Татарстанда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча 2022-2023 елларда җирлекләрне төзекләндерү җәһәтеннән фикер алышулар башлана.

Әлеге чара республиканың 16 районында уздырыла. Иң беренчеләрдән булып Алабуга һәм Нурлатта яшәүчеләр үзләренең парк-скверларын төзекләндерү мәсьәләсен караячак. 15 апрельдә Теләче районының Баландыш авылында һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә халык арасында фикер алышу үткәреләчәк. Беренче чиратта инде быел ук яңартылырга тиешле парк-скверлар буенча сөйләшү булачак. Шунысы да бар: яңарту-төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләр тавыш бирү (Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 26 апрель – 31 майда узачак) нәтиҗәләренә карап сайлап алыначак. Моннан тыш фикер алышуларда катнашучылар инде май уртасында ук яңартыла башланачак паркларның ахыр чиктә нинди рәвешкә китереләчәген макетта күрәчәк. Шулай ук алар проектта үз фикерләре һәм теләкләренең исәпкә алыну-алынмавын эшләр башланганчы ук белү мөмкинлегенә ирешәчәк.

Фикер алышуларда теләге булган барча кеше: җирле халык, җир кишәрлекләре белгечләре, активистлар, студентлар, мәктәп укучылары һ.б. катнаша.


Фикер өстәү