Керемгә декларацияне кем һәм ничек тапшырырга тиеш?

Мәгълүм булганча, билгеле бер табыш алган кешеләр 1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр, салым суммасын үзләре исәпләп, салым органнарына декларация тапшырырга тиеш. 3-НДФЛ формасын кемнәргә тутырырга һәм халыкка нәрсәләрне белеп торырга кирәк? Язмада шул сорауларга ачыклык кертәбез.

Кемнәр тапшырырга тиеш?

Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин аңлатуынча, декларацияне түбәндәге ысуллар белән табыш алган кешеләр тапшырырга тиеш:

– эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән (шәхси эш белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлык кабинетлары булган адвокатлар);

– фатир, бүлмә яки башка милекне арендага биреп торучылар;

– лотерея уйнап, 4–15 мең сумга кадәр акча отучылар, шулай ук букмекерлык контораларына һәм тотализаторга кагылышы булмаган комарлы уеннар оештыручылар;

– якын туганы булмаган кешедән бүләккә торак, транспорт, акцияләр, пайлар алучылар;

– кыйммәтле кәгазьләр, уставлы капиталдан өлеш сатучылар;

– мөлкәткә ия булуның минималь срогы үтмичә милек сатучылар. Бүлмәләр, фатирлар, йортлар һәм башка биналар өчен мөлкәткә ия булуның минималь срогы 5 елны тәшкил итә, автомобиль өчен – 3 ел. Ягъни машина алганнан соң өч ел вакыт узмыйча саткан очракта, декларация тапшырырга кирәк. Транспортның бәясе төшсә дә, декларациядә алган һәм саткан хаклар күрсәтелергә тиеш. Әгәр йортны яки фатирны бүләк итеп биргән булсалар, аны сатып, табыш алганга салым түләмәс өчен 3 ел көтәргә кирәк.

Декларация тапшыручылар арасында фатирларын арендага биреп табыш алучылар 3,5 мең кешене тәшкил итә икән.

– Күпләр хәзер үзмәшгуль булып теркәлә. Аларның кайберләре торакларын арендага биреп тора. Ел саен мондый 3,5 мең кеше документ тапшыра һәм салым түли. Дөрес, арендага биреп тә, декларация тутырмаучылар бик күп. Ләкин аларның санын төгәл әйтү мөмкин түгел. Мондыйларның эзенә тавыш-гаугадан зарланучы күршеләре, йорт рәисләре ярдәмендә чыгабыз, – диде Марат Сафиуллин.

Ничек тапшырасы?

Гаризаны һәм декларацияне салым органына бармыйча да тутырып була. Моның өчен физик затларга салым түләүченең шәхси битенә керергә кирәк. Соңгы елларда бу ысулдан файдаланучылар саны тагын да арткан. Җитәкче китергән мәгълүматлар буенча, 1 млн кешенең шәхси бите бар. Бу хезмәттән салым түләүчеләрнең якынча 60-70 проценты файдалана.

  Кайчанга кадәр түлисе?

2021 елның 30 апреле – декларация тапшырыр өчен соңгы көн. Табыш алган һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләнгән салымны быелның 15 июленә кадәр тапшырырга кирәк. Декларацияне вакытында тапшырмаган һәм салым суммасын исәпләтмәгән өчен пенялар һәм штрафлар каралган. Быел мондый төр документны 90 мең кеше тапшырыр һәм алар казнага 1 млрд сум акча кертер дип планлаштырыла.

– 30 апрель салым акчаларын кайтарырга теләүчеләргә кагылмый. Аларны ел дәвамында кайтарырга мөмкин. Моннан тыш, торак сатып алуга һәм төзүгә, белем бирүгә һәм дәвалануга тотылган чыгымнан кайтарыла торган салымны эш бирүче аша да кайтарырга мөмкин, – дип аңлатты Марат Сафиуллин.

– Быелның декларация кампаниясенең үзенчәлеге шунда: әгәр гражданнар узган ел мөстәкыйль алган табышлары турында үзләре хәбәр салмый һәм 30 апрельгә кадәр документны тапшырмый икән, салым органнары теркәлү органнарыннан алынган мәгълүматлар буенча НДФЛ суммасын үзләре исәпли. Тик бу вакытта инде пенялар һәм штрафлар да өстәлә.

Кайсы очракта салым кайтарырга мөмкин?

Исегезгә төшерәбез: кешеләр торак йорт, фатир яки бүлмә сатып алган, хәйриячелек белән шөгыльләнгән, балаларын укыткан очракта, укуга, дәвалануга һәм дарулар сатып алуга тоткан чыгымнары өчен салым кайтара ала.

 Яңалык

2022 елдан татарстанлылар спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә тотылган чыгымнан салым кайтара алачак. Марат Сафиуллин хәбәр итүенчә, быелның мартында салым кодексына кертелгән үзгәрешләр буенча, киләсе елдан гражданнар үзләре һәм 18 яшькә кадәрге балалары өчен спорт-сәламәтләндерү үзәкләренә тотылган чыгымнан салым кайтара алачак. Аны фитнес-залларга йөргән һәм башка спорт белән шөгыльләнгән очракта кайтарырга мөмкин. Тик гомуми сумма елына 120 мең сумнан артып китмәскә тиеш.  «Моның өчен документлар һәм чек кирәк булачак», – диде җитәкче.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү