Ирләргә өстәмә ял бирү тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев әтиләргә бала туу уңаеннан биш көнлек өстәмә ял бирү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта RT хәбәр итә.

Аның фикеренчә, бала туганның беренче көннәрендә сабый белән анага ире тарафыннан өстәмә ярдәм һәм игътибар кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның кыска вакытлы ял алу мөмкинлеге бар, ләкин әлеге яллар түләнми.

«Әтиләр өчен биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелгән депутатның мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный. Чөнки бала тууга әзерләнгәндә зур чыгымнар таләп ителә.


Фикер өстәү