Урманнарга керсәң… чүбеңне җый, сокланмаган кеше калмасын

Татарстанда чистарту икеайлыгы дәвам итә. Бу эшкә урманчылар да кушылды. Тиздән «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция дә старт алачак. Быел ул ике этапта: 19 апрельдән 19 июньгә һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк. Язгы чорда урманнарны чүп-чардан, корыган агачтан чистартачаклар.

Инде бүген үк Казан янындагы урманнарда эш кайный. Урманчылар уздырган рейдта катнашып,  «ВТ» хәбәрчесе кышкы кар астыннан чыккан «байлык»ларны күреп кайтты.

–  Урманчылар урманнарны гына түгел, аларга илткән юлларны да чиста тотарга тырыша. Тик кая карама – чүп-чар, көнкүреш калдыклары. Барысын да бирегә кемдер китереп ташлап калдыра. Үз күзең белән күрмәгәч, гаеплене белеп булмый. Кайчак, кем ташлаган, шул җыйсын, дип тә әйтәләр. Әмма тәртип бозучыны тотып булмый. Шуңа да урманнарны чиста тоту безнең хезмәткәрләр өстендә. Кар эри башлауга, эшкә керешәбез, – ди Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.

Журналистларга рейд вакытында сыерчык оялары кую бәхете дә  тәтеде. Дөресрәге, Казан мәктәпләрендә укучы балалар хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясаган оялар бүген урман аланындагы агачларга эленде.  Илнур Кәшәфиев урманга кошларны китерү бик кирәк, ди.

– Кошлар караңгы урынга килми. Шуңа да аларны аланнарга куябыз. Сыерчыклар  агачларны кортлардан саклап тора. Тагын шунысы да бар: без бу эшебез белән яшь буынны да табигатькә якынайтабыз, – ди ул.

Шул ояларны элеп йөргәндә тау кадәр чүплеккә юлыктык. Ниләр генә юк монда, буш шешә, полиэтилен капчыклар, картон кисәкләре, пыяла калдыклары. Барысын да урманчылар җыеп алды. Машина юлы буенда эшләр тагын да харап. Монда бар чүп-чарны тәрәзәдән генә ташлап баралар икән дигән фикер кала. Андыйларны ачыклар өчен урманчылар  фотога төшереп, кәрәзле телефонга хәбәр җибәрә торган җайланма сатып алганнар. Шуның ярдәмендә узган ел 8 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларга штраф түләргә туры килгән. Урманчыларның максатлары – йөк машиналарына төяп түккән калдыкларның хуҗасын ачыклау. Бу «фотоловушка» дигән җиһаз шуларны ачыкларга ярдәм итәчәк икән. Ул җиһаз агач кайрысы төсендә. Эленеп торганы да сизелми. Илнур Кәшәфиев сүзләренчә, бәлки штраф белән кешеләрне акылга утыртып булыр.

– Эссе көннәрдә урманда ут чыгу куркынычы да бар бит. Анысы тагын да яманрак. Кешеләр әзрәк игътибарлы булмасмы дип, юл буйларында кисәтү такталары эләбез. Икеайлык кысасында гына безгә Казан мэриясе чүпләрне полигонга бушлай ташлау мөмкинлеге бирә. Шуңа да әлеге вакыт эчендә урманнарны чистартып калырга тырышабыз. Янгын куркынычсызлыгы вакытында урманда кизү торабыз. Җәяүле патруль үткәрәбез, – ди ул.

Рейд вакытында журналистлар корыган агачларны ничек кисеп аударуларын да күзәтә алды. Урманчылар, авыру таратучы агачларны һәрчак кисеп торабыз, ди.

– Берне кисәсең, икене утыртасың инде ул. Әгәр вакытында агачларны аудармасаң, алардагы авырулар башкаларына күчә. Корыган агачларны җыеп куйсак та, тимибез. Череп беткәнен көтәбез, – ди Илнур Кәшәфиев. – Әгәр  корыган агач ботакларын алырга теләүчеләр бар икән, без каршы килмибез. Иң мөһиме – урманга зыян салмасыннар. Корыган агач алам дип, үсеп утыручысына зыян килергә тиеш түгел.

Узган ел чистарту икеайлыгында урманнардан 7 кубометр чүп-чар чыгарылган, 1300 кисәтү ясалган,  170 кешене җаваплылыкка тартканнар. 518 меңлек штраф салынган. Быел штраф күләме физик затларга – 5, вазыйфаи  затларга – 20–40, юридик затларга 250–500 мең сум тәшкил итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү