Замана балалары эшләргә яратмый, хезмәт тәрбиясе дә җитми дип тәнкыйтьләсәләр дә, вазгыять киресен күрсәтә. «Минем беренче бизнес» халыкара бәйгесе белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча Россия укучыларының 80 проценты бизнес турында хыяллана. Татарстанда укучылар арасында эшмәкәр булырга теләүчеләр күпме? Бизнеска мәктәп яшеннән үк тотыну яхшымы, яманмы?
Сораштыруда ил мәктәпләреннән 5 меңгә якын бала катнашкан. Кызларның 18,2 проценты сәнгать һәм мода буенча үз эшен башларга тели. Реклама, киберспорт белән кызыксынучылар – 10,1әр процент, социаль өлкә – 7,7, сәүдә – 7,7 процент. Техника, транспорт юнәлешләре дә яшьләрне үзенә тарта. Укучыларның 21 проценты бизнесны мәктәпне тәмамлагач ук ачарга теләсә, 35 проценты – 2 елдан, калганнары вузны тәмамлагач тотынмакчы. Һәр өченче укучы (31,4 процент) эшне башлар өчен финанс ярдәме кирәк дип уйлый. Белгечләр ярдәме мөһим диючеләр – 29,1, көчле командага эләгергә теләүчеләр – 23,8 процент. Уңыш сере яхшы бизнес-планнан тора дип уйлаучылар сораштыручыларның яртысын тәшкил итә. Һәр өченче укучы – күп эшләргә, һәр дүртенчесе яңа идеяләр, аудиторияне дөрес табарга кирәк дип саный. Белемсез булмый диючеләр – 27 процент.
Казан «Талантлар ачык университеты» оешмасының башкарма директоры Айдар Акмалов әйтүенчә, мәктәп яшеннән үк балаларга акча эшләргә, бизнес белән шөгыльләнергә, проектларда катнашырга мөмкинлекләр тудырырга кирәк, калганын алар үзләре хәл итәчәк.
– Бездә балалар 12 яшьтән үк акча эшләргә өйрәнә. Алар – бәйге, олимпиадаларда катнашырга дип килгән сәләтле балалар. Программалаштыру, интернеттан акча эшләү, киберспорт һәм башка юнәлешләр белән кызыксыналар. Кулдан ясаган әйберләрен сатып карыйлар. Беренче бәя бик мөһим. Икенчесен тагын да яхшырак эшләү турында хыялланалар. Баллар җыюга корылган проект та бар. Әйтик, балага башта 100 балл бирелә. Бу – 50 мең сум акча дигән сүз. Төрле ярышларда җиңгән саен, баллар саны арта бара. Кирәк вакытта – техника өченме, сәяхәткә чыкканда яки башка максатларда аны файдаланырга мөмкин, – ди Айдар Акмалов.
«Балалар фабрикасы» ниләр белән шөгыльләнә? Бу хакта «Эшмәкәрлек фабрикасы» бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү фонды директоры Илнур Зиннуровтан сораштык.
– Балалар һәм үсмерләр өчен эшкуарлык курсы беренче тапкыр 2017 елда Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ачылды. Арада түләүле һәм түләүсезләре дә бар. 2018 елда 30 кеше укыса, 2021 елда бу сан 360ка җитте. «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм Татарстанда 14–17 яшьлек үсмерләр өчен «Эшмәкәрлекне популярлаштыру» төбәк проекты кысасында программалар бушлай оештырылды. Узган ел эшмәкәрләр катнашында оештырылган «ачык дәрес»тә 2 меңнән артык укучы катнашты. 17 яшькә кадәрге балалар өчен 4 атналык «Балалар фабрикасы» онлайн курслары уздырдык, анда 767 кеше белем алды. Узган ел «Бизнес-смена» дигән бушлай онлайн лагерь эшләде, – диде Илнур Зиннуров.
Актаныш Сәләтле балалар гимназия-интернатында белем алучы Нәфисә Вәлиева дизайн һәм программалаштыру белән шөгыльләнә. Мобиль кушымталар, сайтларны бизи.
– Узган ел кызыксына башлаган идем. Башта мәктәптә программалаштырырга өйрәтсәләр, хәзер күбрәк үзем өйрәнәм, эзләнәм. Кушымталар кулланучыларга уңайлы булырга тиеш. Кушымтаның бер битен эшләү өчен бер атна вакыт кирәк. Әле күп акча эшләмәсәм дә, 10 мең сум җыелды инде. Иң мөһиме – эшли беләм. Базар мөнәсәбәтләрен өйрәнәм, күп укырга тырышам. Стартаплар буенча эшлим, килешүләр төзим. Заказ бирүчегә сайт акча китерә башлагач, миңа да өлеш тиячәк дигән сүз бу. Табыш китерә торган шөгыль бу. Күбрәк эшне онлайн оештырам, төрле проектлар буенча чит илләр белән хезмәттәшлек итәм. Инглиз телен беләм, олимпиадаларда да катнашам. Әти-әнидән һаман саен акча сорау уңайсыз бит ул. Ә болай үземнеке. Беренчедән, иркенләбрәк тотасың, икенчедән, кадерлерәк тә. Студент булгач та, тамак туйдырырлык эшем булачак, – ди Нәфисә.
Казандагы 4 нче гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучы Галиябану Минһаҗи «Zamanalif Wear» заманча татар киемнәре белән бәйле проектны тормышка ашыра. Галиябану тегү белән 8 нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә, беренче акчасын да шул вакытта эшләгән.
– Бу проект акча эшләү мөмкинлеге дә бирә, шул ук вакытта татар телен саклауга, популярлаштыруга да юнәтелгән. Аны Истанбулның Мимар Синан Гүзәл Сәнгатьләр университетында белем алучы Айзат абыем белән бергәләп башкарабыз. Эшләнмәләрдә татар теленең латин графикасында – заманалифта – чигү эшләнә. Язуларны без татар альтернатив музыкасыннан, татар фольклор җыентыкларыннан, әдәбияттан алабыз. Проектыбыз белән 2019 елның ахырыннан эшлибез. Бу вакыт эчендә безнең ассортиментыбыз артты. Хәзер яңа коллекция эшлибез. Татарстан әләме стилизациясе белән киемнәр тәкъдим итә башлаячакбыз, – ди Галиябану.
13 яшьтән сыр ясау бизнесына керешкән Даниярның да хәлләрен белештек. Быел ул 9 нчы сыйныфны тәмамлый.
– Имтиханнарга әзерләнә, шуңа күрә сыр ясау эшендә катнашмый. Сату эше аңа йөкләнгән. Атна ахырында продукцияне агропаркка барып сата. Акча тәмен белә, санап кына тота, – ди әнисе Римма Гомәрова. – Кем буласын әлегә төгәл белми, фикерләре үзгәреп тора. Бизнеска иртә тотынырга кирәкми дип уйлыйм, чөнки бу яшьтә фикерләр гел үзгәреп тора. Йолдыз чире дә барлыкка килергә мөмкин. Хәзер Данияр күбрәк интернетта утыра. Танышлар арасында, балагызның балачагы булмаган, диючеләр дә бар. Ә болай улыбыз үз максатларын белә.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat