Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага сәфәр кыла

Татарстан Президенты Босния һәм Герцеговинага сәфәр кыла. Сараево шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия – Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәше, тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташя Кошарац белән очрашуы планлаштырылган.

Моннан тыш, «Татарстан – Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәле булачак, аның кысаларында хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Программада шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумы рәисе Милорад Додик һәм Президиум әгъзалары Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән очрашу каралган.
Татарстан делегациясе составына сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, «Казан вертолет заводы» АҖ идарәче директоры, шулай ук «Россия Вертолетлары» холдингы җитәкчелеге кергән.


Фикер өстәү