Татарстанда яшәүче ир белән хатын үз фатирларында наркопритон оештырган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре халыктан килгән хәбәрләрне тикшергәндә 37 һәм 40 яшьлек ир белән хатынның өйләрендә наркотик әзерләп ятканын ачыклаган. Бу эш белән алар балалар каршында шөгыльләнгән. Әлеге «күчтәнәч » белән алар кунакларын сыйлаганнар.

Тикшреү барышында фатирда кондитер мәгеннән калган тартамалар, кулланган шприцлар, мамык тампоннар, ацетон шешәләре табылган. Биредә наркотик кулланган кешеләр наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Фатир хуҗаларына карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү